Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар ничек ял итә?

Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр. Республиканың тиңдәше булмаган 30 Президент программасының берсе шушыңа юнәлтелгән, һәм, илдәге кризиска карамастан, барлык программалар да матди яктан тәэмин ителә. - Балалар һәм яшьләрне ял иттерү, сәламәтләндерү һәм...

Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирәләр.
Республиканың тиңдәше булмаган 30 Президент программасының берсе шушыңа юнәлтелгән, һәм, илдәге кризиска карамастан, барлык программалар да матди яктан тәэмин ителә.
- Балалар һәм яшьләрне ял иттерү, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү программасы буенча 2015 елда Биектау районында җәйге ялга 1555 бала җәлеп ителәчәк. Шулардан 305 бала "Костер" һәм "Байтик" стационар лагерьларында, 50 бала Чыршыда, 770 бала көндезге лагерьларда, 330 бала хезмәт һәм ял, 100 бала палаткалы лагерьларда вакытын файдалы уздырачак, - дип сөйләде яшь-ләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Лилия Ибраһимова.
Республиканың "Костер" балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге 1 нче июньнән эшли башлады. Бүгенге көндә "Костер" лагереның "Дуслык" сменасында Биектау районыннан ТРның мәгариф һәм фән министрлыгы биргән квота нигезендә өч бала ял итә. Программа кысаларында "Костер" лагере өченче һәм дүртенче сменага 50 бала кабул итәчәк.
"Байтик" лагере җәйге сезонны 5 июньдә ачты һәм 76 баланы кабул итте. Алар арасында балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәптә торучы 19 бала бар. Калган путевкалар буенча балалар икенче, өченче һәм дүртенче сменада ял итәчәк.
- Мин «Байтик» лагеренда инде икенче мәртәбә ял итәм. Биредә барысы да бик яхшы оештырылган. Русча әйтсәк, «все клёво!». Узган ел компьютерлар белән эшләү юнәлешендәге төркемдә ял иткән идем, быел - театраль төркемдә. Әле тагын иптәш кызларым белән бисердан әйберләр үрү осталыгына өйрәнәбез, - диде 1 нче Биектау мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Азалия Шәйдуллина.
Чыршыдагы лагерь 17 июльдә ачылырга тиеш. 2015 елда балаларны ял иттерү, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек программасы нигезендә тәэмин ителә торган палаткалы лагерь Иске-Казан музей-тыюлыгында оештырылачак. Анда августта "Сәләт Иске-Казан" сменасы узачак. Оештыручылар, күрше районнардан 1000 кеше - "Сәләт" хәрәкәтендә катнашучыларны чакырып, "Сәләт Иске- Казан" фестивален уздырырга уйлыйлар.
Программадан тыш балалар һәм яшьләрнең җәйге ялы Коркачык аэродромында "Яшь парашютчы" палаткалы лагеренда оештырылачак. Беренче смена 15 июньдә ачылды һәм Биектау районыннан кадетларны кабул итте. Араларында социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 бала да булган 30 биектаулыны палаткалы лагерь июль һәм августтагы сменаларда кабул итәчәк. Татарстан Республикасының өстәл теннисы Федерациясе чакыруы буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 6 бала теннисчыларның 10 июньнән "Яльчик" ял базасында уза торган ярышларына китте.
Августта Кара диңгез ярындагы "Золотые пески" лагерена карате белән шөгыльләнүче 30 бала китәчәк.
- Агымдагы елның 15 нче июненнән, 1100 баланы җәлеп итеп, мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлады. Лагерьларда балаларны ике тапкыр - иртән һәм көндез ашаталар. Мәктәп яны лагерьларында балаларга өстәмә белем бирүнең вакытлы (кыска сроклы) берләшмәләре эшли. Биектау районының мәктәп яны лагерьларында "Балкыш" Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагоглары эшне сәнгать, эстетика һәм тел юнәлешендә оештырачак. Биектауның 1 нче, 3 нче мәк-тәпләре лагерьларыында "Тулпар" Үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары спорт һәм техник профильдәге берләшмәдә эшләячәк, - дип сөйләде мәгариф бүлеге белгече Миләүшә Сәгъдиева. - Иске-Казан музей-тыюлыгына, тәвә кошы фермасына, районның Туган якны өйрәнү музеена, Җиңү паркына, Раифадагы музей-
тыюлыкка һәм Раифа монас-тыренә, Казан зоопаркына, Казанның милли музеена, Яшь тамашачы театрына, "Әкият" курчак театрына, Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеена, Свияжскига, Болгарга экскурсияләр планлаштырылган.
Маргарита Тимонина

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев