Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар китапханәсе иң активларны билгеләде

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көн-дәлеге" белем бирү проектына йомгак ясалды. Проект узган елның октябрендә тормышка ашырыла башлаган иде. Республикабызның беренче сыйныф укучылары театрлар, китапханәләр, музейларга йөрделәр, алган тәэсирләрен махсус интерактив көндәлеккә терки бардылар. Моннан тыш сайт - беренче сыйныфлар өчен социаль челтәр дә эшләде. Балалар анда яңа белемнәрен бер-берсе белән...

"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көн-дәлеге" белем бирү проектына йомгак ясалды. Проект узган елның октябрендә тормышка ашырыла башлаган иде.

Республикабызның беренче сыйныф укучылары театрлар, китапханәләр, музейларга йөрделәр, алган тәэсирләрен махсус интерактив көндәлеккә терки бардылар. Моннан тыш сайт - беренче сыйныфлар өчен социаль челтәр дә эшләде. Балалар анда яңа белемнәрен бер-берсе белән уртаклаша алдылар.
Биектау районы китапханәләрендә ел дәвамында беренче сыйныфлар өчен төрле чаралар узды. Проект гамәлдә булган 8 айда үзәк китапханә системасына караган китапханәләр китап укучылар санын 448 кешегә арттырдылар, 62 чара уздырылды һәм аларда 1253 кеше катнашты. Беренче сыйныфта белем алучы һәр бала уртача алганда китапханәгә 3 тапкыр килде.
Проект буенча йомгак ясау өчен беренче сыйныф балаларына Татарстан республикасының мәдәни учреждениеләренә барудан алган тәэсирләре турында әти-әниләре белән бергә инша язарга тәкъдим ителде.
26 майда "Әкият"кә - Татар дәүләт курчак театрына иң кызыксынучан укучылар җыелды. Ярты елда алар әти-әниләре белән бергә театрларга, музейларга, китапханә-ләргә, концертларга йөр-деләр. Безнең районнан Күлле урта мәктәбеннән Сәхабиева Глафира,
3 нче Биектау урта мәктәбеннән Богачева Валерия, Чыпчыктан Яковлева Виктория барды. Алар - "Беренче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә җиңүчеләр. Бүләкләү тантанасына 147 беренче сыйныф баласы килде. Курчак театрында аларны тагын бер күңелле яңалык - "Апушның могҗизалы төшләре" дигән спектакль көтә булып чыкты.
Беренче сыйныф укучыларыннан тыш, бүләкләр аларның әти-әниләренә дә бирелде, чөнки мәдә-нилек яратучы нәни дуслар алардан башка кинога да, театр һәм күргәз-мәләргә дә бара алмаслар иде. Безнең районнан "Мәдәнилек дәрәҗәсе иң югары ата-ана" номинациясендә Күлледән Айгөл Шамил кызы Сәхабиева булды.
Моннан тыш, Биектау үзәк балалар китапханәсе "Мәдәни учреждениегә барганнан алган тәэсирләрем" дигән темага иншалар конкурсы да игълан иткән иде. Конкурста 35 укучы катнашты. Җиңүчеләр - Бөреле урта мәктәбеннән Апраксина Анна, Мүлмәдән Әмир Мөхәммәдиев, Айбаштан Регина Җамалиева. Конкурста катнашучыларның барысы да китапханәдәге чарага чакырылдылар, анда алар әлеге мәдәни учреждение турында шунда эшләүчеләр әзерләгән презентация карадылар.
"Иң актив сыйныф җитәкчесе" номинациясендә ел йомгаклары буенча җиңүче - Күлле урта мәктәбеннән Гүзәлия Рәшит кызы Нургазизова.
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" белем бирү проектында актив катнашучылар Казанның зооботаника бакчасына экскурсиягә бардылар.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов проектка югары бәя бирде һәм киләчәктә мәдәни көндәлек беренче сыйныфларда гына түгел, ә бәлки башлангыч сыйныфларда укучыларның барысында да булачак.
Фәридә
ГАЙНЕТДИНОВА,
район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү буенча директор урынбасары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев