Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТӘРБИЯ

Балалар бакчасында көзне каршыладылар

Уку елы башлану белән һәр елны балалар бакчаларында көз бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Менә безнең "Бәләкәч"тә дә "Көзге чор" атнасы башланды. Мондый чараларның максаты - балаларда күмәкчеллек, бер-берсенә шәфкатьле мөнәсәбәт тәрбияләү, уеннарда җитезлек һәм тапкырлыкны арттыру, шатлык бүләк итү. Бәйрәмнәрнең тагын шундый күркәм ягы бар, нәниләр анда уйнап, табышмаклар чишеп, биеп...

Уку елы башлану белән һәр елны балалар бакчаларында көз бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Менә безнең "Бәләкәч"тә дә "Көзге чор" атнасы башланды. Мондый чараларның максаты - балаларда күмәкчеллек, бер-берсенә шәфкатьле мөнәсәбәт тәрбияләү, уеннарда җитезлек һәм тапкырлыкны арттыру, шатлык бүләк итү. Бәйрәмнәрнең тагын шундый күркәм ягы бар, нәниләр анда уйнап, табышмаклар чишеп, биеп кенә калмыйлар, ә бәлки табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга да өйрәнәләр. Чараларга әзерлек алдан ук башлана.

Тәрбиячеләр балалар белән күп эшлиләр: көзге рәсемнәр, картиналар карыйлар, алар буенча әкиятләр һәм хикәялар иҗат итәләр, матур әдәбият укыйлар, табышмаклар чишәләр, көзге күренешләрне рәсемгә төшерәләр, аппликацияләр ясыйлар. Музыка залын бизәүгә дә күп көч куелды.

Могҗизалы "Көз" барлык төркемнәргә дә килде. Әкият геройлары белән бергәләп нәниләр биеделәр, җырладылар, рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, уен коралларында сәләтләрен күрсәттеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Көз, җавап итеп, аларны табигать нигъмәтләре белән сыйлады. Көз чибәркәйгә багышлап, хәтта иң кечкенәләр дә шигырьләр ятладылар. Өлкәннәр һәм әзерлек төркеме балалары чыгышлары белән бик тә сөендерделәр. Кемдер үзен сәләтле җырчы, кемдер артист яки биюче итеп күрсәтте. Бәйрәмдә күңелгә ятышлы әкият рухы хөкем сөрде. Балаларга аннан алган тәэсирләр бик озакка җитте. Урамда яңгырлы һәм сүрән һава булса да, безнең бакчага йөрүчеләр бу көннәрдә аны сизмәделәр. Көз гел мактап кына телгә алынды, балаларның яңгыравыклы авазларыннан бәйрәмгә килүчеләрнең дә күңелләре күтәрелде.

Шушы тантана кысаларында балалар, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр катнашында көз бүләкләреннән "Бакча фантазиясе" дигән күргәзмә дә оештырылды. Балалар һәм әти-әниләр башларын эшләткәннәр, иҗади мөмкинлекләрен эшкә җиккәннәр. "Көзге бүләкләр": яфраклар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, сабак-ботаклар - барысы да файдаланылган. Күргәзмәгә әзерләнгән әйберләрнең үзенчәлекле, һәркайсының кабатланмас булуы балаларның һәм аларның әти-әниләренең самимилектә, зирәклектә һәм тапкырлыкта сынатмауларын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев