Высокогорские вести

Высокогорский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Полезная информация

Радио турында

Биектау FM радиосы эшчәнлекне 2012 елдан алып бара. Радио эш көннәрендә 7.00-8.00, 12.00-14.00, 18.00-19.00, шимбә көн - 12.00-13.00 һәм 18.00-19.00 эфирга чыга. 100.2 FM ешлыгында радио тыңлаучылар район яңалыклары, төрле бәйрәм һәм тантаналардан репортажлар белән таныша алалар. Моның өчен "Район сулышы" тапшыруы һәм көн саен чыгучы яңалык блоклары эшләп килә....

Биектау FM радиосы эшчәнлекне 2012 елдан алып бара. Радио эш көннәрендә 7.00-8.00, 12.00-14.00, 18.00-19.00, шимбә көн - 12.00-13.00 һәм 18.00-19.00 эфирга чыга. 100.2 FM ешлыгында радио тыңлаучылар район яңалыклары, төрле бәйрәм һәм тантаналардан репортажлар белән таныша алалар. Моның өчен "Район сулышы" тапшыруы һәм көн саен чыгучы яңалык блоклары эшләп килә. Шулай ук радиотыңлаучылар атна саен районда эшләүче җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмәләр тыңлый ала. Уен һәм күңел ачу яратучылар өчен атнасына берничә тапкыр бүләк оту мөмкинлеге булган интерактив уеннар оештырыла. Җомга саен Биектауның Үзәк мәчете белән туры элемтә урнаштырыла. Шулай ук эфирга төрле тематик тапшырулар чыга: бакчачылар өчен "Бакчачы киңәшләре", автомобиль сөючеләр өчен "Руль артында", "Сәламәтлек нигезе", "Мәдәни мизгел", "Җитәкче мөнбәре", "Җиңү язы", "Җиңү эзеннән". Кичке эфир вакытында районыбыз талантларын һәм эстрада йолызларын кабул итәбез.

Шулай ук радио түләүле хезмәтләрне тәкъдим итә: эфир киңлекләрендә реклама роликларыгызны һәм якын кешеләрегезгә котлау сүзләрен җиткерергә мөмкин.Тулырак мәгълүматны (8-84365)2-36-59 телефоны аша белергә мөмкин.

Сәләм һәм котлау сүзләре белән шулай ук 5065 кыска номерына SMS юллый аласыз. Моның өчен хәбәр алдында "ТАУ__" сүзен язарга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте нас в Telegram-канале Высокогорские вести

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев