Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Гәзит турында

    Район газетасы - районның яшьтәше. 2010 елда, район кебек, аңа да 75 яшь тулды. Беренче сан 1935 елның апрелендә дөнья күрә. Бу нибары альбом форматындагы бер биттән гыйбарәт була. "ВКП (б) ның Биектау райкомы һәм райбашкарма комитетының басма органы үз заманы рухында "Ленин юлы" дип атала. Беренче җаваплы редактор Г....

    Район газетасы - районның яшьтәше. 2010 елда, район кебек, аңа да 75 яшь тулды. Беренче сан 1935 елның апрелендә дөнья күрә. Бу нибары альбом форматындагы бер биттән гыйбарәт була. "ВКП (б) ның Биектау райкомы һәм райбашкарма комитетының басма органы үз заманы рухында "Ленин юлы" дип атала. Беренче җаваплы редактор Г. Нәбиев була. Район газетасы алдына куелган бурычлар - пропагандист һәм агитатор булу, район халкын зур бурычны хәл итәргә - яңа социаль җәмгыять төзүгә туплау һәм рухландыру. "Районка" нәрсә турында яза соң? Менә баш мәкаләләрнең характерлы исемнәре: "Югары уңыш өчен көрәш алып бару - колхозларның партия оешмаларының төп бурычы" , "Оборона эшенә зур игътибар бирү"... Газета халыкны районда һәм илдә барган вакыйгалар белән таныштыра.

    Газетаның тиражы торган саен арта бара. Беренче елда ул 1500 данә тәшкил итә, 1939 елга инде 2800, ә 40 нчы елда - 3000. Җаваплы редактор вазифасында Н. Красин, К.Степанов була. Кыска гына вакыт эчендә берничә кеше вакытлыча редактор вазифасын башкара. Газета район типографиясендә нәшер ителә, яшәүчеләргә һәр 3-5 көн саен килә.

    Баш мәкаләдән тыш, аның сәхифәләрендә зур булмаган күпләгән мәкаләләрне күрәбез, алар арасында авыллардан килгәннәре дә байтак: хуҗалыкларда балалар бакчалары һәм ашханәләр ачылу, язгы-кыр эшләре һәм урып-җыю барышы, яңа кинофильмнар һәм газета укучыларның тәнкыйть сигналлары.

    Авыл хуҗалыгы эшләре, колхозларның продукцияне сатуы-сатып алуы, авыл Советлары тарафыннан заемнар җыю буенча бурычларны үтәү һәм башкалар даими чагылдырыла. Беренче саннарда рәсемнәр һәм башка иллюстрацияләр бөтенләй булмаса, вакыт узу белән "картинкалар" - "Союзфото" фотосурәтләре, рәсемнәр, үз фотографияләре пәйда була.

    Бөек Ватан сугышы елларында да "Ленин юлы" газетасы укучыларына килеп тора. Аның битләрендә биектаулыларның тылдагы фидакарь хезмәте яктыртыла, фронтлардан сводкалар басыла. 1942 елда газетаны Григорий Павлович Николаев җитәкли. Педагог һәм элеккеге редактор гомеренең азагына кадәр редакция белән элемтәне өзмәде, даими рәвештә әхлак темасына мәкаләләр язып торды.

    Районда хуҗалыклар исемнәрен күп тапкырлар үзгәртәләр, алар я берләштерелеп, эреләндереләләр, я тагын аерым колхозларга бүленәләр. Район үз чикләрен үзгәртә, ул кайсыдыр елларда Питрәч һәм Яшел Үзән районнарының бер өлеше була, аннары бөтенләй бетерелә, соңыннан Дөбъяз районы белән кушыла. Республика картасында яңадан Биектау районы буларак барлыкка килгәч, аның газетасы тагын чыга башлый, әмма хәзер яңа "Ильич юлы" исеме белән. Редактор итеп В.М. Казаков билгеләнә, ә аннан соң - М.А. Петров. Ул вакытны искә алып, Михаил Артемьевич болай дип яза: "Районка" өчен гадәти булган кырларның уңдырышлылыгын күтәрү һәм фермаларның продуктлылыгын арттыру темасыннан тыш, журналистлар гади кешеләр тормышы, аларның көнкүреш мәшәкатьләре, теләк-омтылышлар турында күп яздылар".

    Исеме республикада танылган әлеге журналист белән "районка" тарихының иң яхшы сәхифәләре бәйләнгән: ул елларда газета иң яхшы бизәлеш һәм полиграфик башкарылыш, теге яки бу теманың яктыртылышы өчен күпсанлы дипломнарга лаек була. Ә иң мөһиме - 1968 елда аның тырышлыгы һәм тәвәкәллеге нәтиҗәсендә хуҗалык ысулы белән редакциянең ике катлы бинасы төзелә, аны нигездә коллектив үз көче белән төзи. Бу бина хәзер дә Биектауның иң үзәгендә тора.

    75 ел эчендә район газетасында берничә дистә кеше эшли. Барысының да җурналист белеме, хәтта югары белеме булмаса да, алар барысы да газета тарихына, димәк, район ельязмасына да, үз өлешләрен кертәләр. XX гасырның 40-50 нчы елларында Е.Карпова, А. Балташова, А.Козарева, Е. Добросмыслова, Н. Круглов, Л. Ширшина, Т. Тимохина тапографиядә газета мәкаләләрен кулдан җыялар, газетага верстка ясыйлар һәм аны бастыралар.

    "Ильич юлы" - " Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасы тарихына үз өлешен керткән тагын бер кеше бар, ул - бухгалтер Валентина Викторовна Ильинская. Ул 30 ел җентекле, күп игътибар таләп итә торган эш башкарды, яшь хезмәткәрләрне каршы алды һәм тормыштан иртә киткәннәрне, безгә кадәр эшләгәннәрне дә онытмый. Үзенчәлекле журналистлардан Юрис Михеев, Анатолий Ищейкин, Василий Русаков, язучы Абдулла Алишның улы Айваз эшли. Виктор Гончаров, Анатолий Потапов, Александр Ожегов, Гурий Тавлин да биредә югары профессионаллар булып җитешәләр. Фотокор булып Н.Төхвәтуллин, И.Мишин, В.Бирючевский эшлиләр.

    Бүгенге редакциянең үзәген бирегә узган гасырның 70 нче елларында килүчеләр тәшкил итә. Алар, төрле вазифалар башкарып, зур хезмәт тәҗрибәсе тупладылар, кайсы урында булсалар да, гомерләрен иҗатка багышлаган намуслы хезмәткәрләр булып калдылар, күп язалар, вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Болар - җаваплы секретарь Разия Абзалова, дубляж буенча редактор урынбасары Сания Шакирова, хатлар бүлеге мөдире Елена Мартынова. Мәкаләләрне рус теленнән татарчага һөнәри осталык белән Рима Садыйкова тәрҗемә итә. Алар 20 ел буена, иңгә-иң куеп, Роза Фәйзрахманова белән бергә эшләделәр. Альбина Фәхретдинова 1975 нче елдан бирле газетаның алмаштыргысыз корректоры булды. Фотохәбәрчебез Александр Тимонин редакциядә 1977 елдан бирле эшли. Бу дәвердә ул Биектау районы һәм республика тормышының бихисап күп күренешләрен һәм мизгелләрен төшереп, тарихка кереп калырлык итте.

    Без, бүгенге журналистлар, газетаны күп еллар редактор Рево Галимҗан улы Закиров җитәкчелегендә чыгардык. Бу урынга ул Биектауда өч ел эшләгән Иван Аркадьевич Волокитиннан соң килде. Р.Г.Закиров, үзе дә иҗат кешесе буларак, шигырьләр, сонетлар язганлыктан, яңа эшли башлаган журналистларны "кысмады", аларга иркенләп язарга мөмкинлек бирде.

    Узган гасырның 90 нчы елларыннан редакция җитәкчелегендә "хатын-кызлар чоры" башланды. Башта аны Галина Юрьевна Травина җитәкләде. Ул безнең районга, Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1978 нче елда килде һәм җирле радиода эшли башлады, аннары хатлар бүлегенә күчте. Берничә ел журналистикадан аерылып торып, газетага редактор булып әйләнеп кайтканнан соң, эшкә җиң сызганып тотынды. Бу шундый "революция" чоры - демократия һөҗүм итә башлаган, "дүртенче власть" - матбугатның абруе арткан вакыт. Галина Травина эшләгәндә редакция тормышында "компьютерлар эрасы" башланды.

    1993 елда редактор итеп Раушан Нур кызы Хәйруллина билгеләнде. Р.Хәйруллина район редакциясенә 30 ел гомерен багышлаган кеше. 1998 ел азагында редактор вазифаларын Маргарита Тимофеевна Тимонина кабул итеп алды. Аның редакциядә эшләү стажы 1979 елның августыннан, Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлап килгән вакыттан исәпләнә.

    Георгий Никитич Никитин район газетасына егерме бер ел гомерен бирде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны - десант полкында хезмәт иткән. Белеме буенча географ, ә күңел тартуы буенча - газета хезмәткәре. Г.Н.Никитин ун елдан артык җаваплы секретарь буларак "Путь Ильича" газетасының макетларын төзеде, ул хезмәтен яратып, бөтен барлыгын биреп башкарды, ә инде пенсия яшенә җиткәч, редакциядә хәбәрче булып калды, авыл хуҗалыгы темаларына язды, күп мәкаләләрен авыл хезмәтчәннәренә, һәм, әлбәттә, сугыш темасына, фронтовикларга багышлады.

    Газетаның күп еллар буена редакция белән хезмәттәшлек итүче, мәкаләләр язып торучы ышанычлы дуслары бар. Алар төп игътибарны хезмәт кешеләренә, аларның казанышларына, борчыган проблемаларына юнәлтәләр.

    Юридик адресыбыз: 422700, Татарстан Республикасы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт

    Почта адресыбыз: 422700, Татарстан Республикасы, Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт

    Тел/факс: 8 (84365) 2-36-48

    E-mail:vgora-vesti@mail.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: