Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Зур җиңү – көндәлек күнегүләр нәтиҗәсе

Спорттан ерак торучы кешегә спортчының осталыгын камилләштерү өчен ничек итеп көн саен сәгатьләр буена күнегүләр ясавын аңлавы кыендыр. Анастасия Ковязина исә еллар дәверендә төгәл көн тәртибенә, күнегү-ләргә, әзерләнүләргә, ярышларга шулкадәр ияләнгән, ул хәтта тормышының башкача булуын күз алдына да китерә алмый. - Мин кечкенәдән үк тиктормас булдым, әмма спорт белән...

Спорттан ерак торучы кешегә спортчының осталыгын камилләштерү өчен ничек итеп көн саен сәгатьләр буена күнегүләр ясавын аңлавы кыендыр.

Анастасия Ковязина исә еллар дәверендә төгәл көн тәртибенә, күнегү-ләргә, әзерләнүләргә, ярышларга шулкадәр ияләнгән, ул хәтта тормышының башкача булуын күз алдына да китерә алмый.

- Мин кечкенәдән үк тиктормас булдым, әмма спорт белән җитди шөгыльләнергә теләк юк иде, ә әтинең исә миннән чын спортчы ясыйсы килде. Дзюдо секциясенә дә мине нәкъ менә ул алып килде, - дип башлады үзе турында сөйләвен 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының самбо буенча чемпионы Анастасия Ковязина. - Дзюдо буенча беренче тренерым Сергей Волобуев миннән чын спортчы чыксын өчен бик күп тырышты. Дәрвишләр бистәсендәге училищеның спорт залында узган беренче күнегүләрне бүгенгедәй хәтерлим.

Бимәрдә яшәп, Бөреле урта мәктәбендә укучы кызның дәресләрдән соң дзюдо белән шөгыльләнү өчен Казанга ашыгуын бары тик максатчанлык һәм яраткан эше белән шөгыльләнү теләге зур булу белән генә аңлатырга мөмкин.

Судьялар Сергей Волобуевта тәрбияләнүчеләрне башкалар арасыннан тиз күреп алсалар да, беренче уңыш тиз генә килми. Спорт ярышларында катнашу буенча шактый тәҗрибә туплаган, самбо буенча СССР, Азия чемпионы, дөнья Кубогында җиңүче, ветераннар арасындагы чемпионатның көмеш призеры һәм дөнья чемпионы, дзюдо тренеры балада спорт белән кызыксыну, җиңүгә омтылыш бармы-юкмы икәнлеген бер карауда ук билгели. Настяда әлеге сыйфатлар артыгы белән була һәм Сергей Волобуев аны үз канаты астына ала.

Анастасия спортчының тормышы ничек катлаулы булуына соңрак төшенә: бетмәс-төкәнмәс күнегүләр, командировкалар, ярышлар. Спортчы кыз 2003 елда үсмерләр арасындагы ярышта беренче тапкыр уңышка ирешүен зур җылылык белән искә төшерде. Нәкъ менә шушы ярышлар анда үзенең булдыра алачагына ышаныч тудыра. Яшүсмер самбочылар арасында мөмкин булган барлык титулларны яулап, Анастасия Россиянең өлкәннәр җыелма командасы составына керә. Россия чемпионатлары, Европа, дөнья кубоклары берсе дә җиңел бирелми, келәмгә чыгуларның һәммәсе дә данлыклы көндәшләр белән киеренке көрәштә уза. Әмма Настя, шушындый кыенлыкларга да карамастан, тотрыклы рә-вештә җиңүләргә ирешә. Һәрвакытта да синнән югары нәтиҗәләр көтеп торуларын аңлау да җиңел түгелдер, әлбәттә. Ул үзенең мавыгуын яратып башкара, чөнки көрәш - хисләр өере, спортчыдан искиткеч җитезлек, тупланганлык таләп итә.

Узган ел Казанда полиция хезмәткәрләре арасында дзюдо буенча дөнья чемпионаты булды. Анда Анастасия Ковязина 78 килограммнан артыграк авырлыкта алтын медаль алды һәм Россия полицейскийларының дөньяда иң яхшылар булуын тагын бер кат исбатлады.

- Кайвакыт ярышларга әзерләнгәндә нигездә спорт залында яши башлыйсың, - диде 2013 елгы Универсиада чемпионы. - Әле мин ветеринария медицинасы академиясендә дә укыйм бит. Ярый әле укытучылар мине аңлыйлар, башкача уку белән спортны бергә алып барып булмас иде.

Быелгы ел Анастасия өчен аеруча үзенчәлекле. Туган шәһәреңдә чыгыш ясау күңелле дә, бер үк вакытта җаваплылык та зур, ә Универсиада исә һәр студент өчен бигрәк тә абруйлы ярыш санала. Самбочы кызның тренеры Сергей Волобуев аңа һәрдаим: "Сиңа зур өметләр баглана, икенче урын турында хәтта уйлыйсы да түгел - җиңәргә кирәк", - дип кабатлап тора. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Анастасия Ковязина чираттагы бурычын "бишле"гә башкарып чыга. Самбо көрәше Универсиада программасына беренче тапкыр кертелсә дә, Казанга дөньяның төрле илләреннән һәрвакытта да югары нәтиҗә-ләргә ирешә торган шөһрәтле спортчылары җыелды. Барлык көрәш-ләрдә ышанычлы җиңү яулап, Настя 80 килограммнан артык авырлыкта самбо буенча чемпион исемен яулады. Күпсанлы бүләкләренә тагын берсе - 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасының алтын медале дә өстәлде.

- Иң мөһиме - җиңүгә омтылыш, келәмгә үзеңне нык тотып чыгу, - ди Настя. - Шул вакытта уңыш сиңа елмаер. Минем өчен Универсиада инде артта калды, хәзер көн саен "Батыр" дзюдо Үзәгендә шөгыльләнәм, яңа турнирларга әзер-ләнәм, көндәшеңнең кем буласын беркайчан да алдан белеп булмый бит.

Малайлар һәм кызлар Настядан күзләрен алмыйлар: алар өчен ул - йолдыз. Биектау үзәк мәдәният йортында игенчеләр һәм Универсиадада җиңүче спортчыларны тәбрикләгәндә урамда чемпион янына малаен иярткән бер ир-ат килде һәм аның улына алтын медален күрсә-түен үтенде.

- Мин сезне күрүемә шулкадәр шат, сез минем өчен иң зур үрнәк, - диде соклануы йөзенә чыккан малай.

Мондый сүзләргә Настяның күңеле булды, әлбәттә. Бераз гына ял итеп аласы да - тагын спорт залына. Җиңүләр яулау өчен осталыгыңны гел арттырып торырга кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев