Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Йолдыз Шакирова.

Биектау районы командасы шашка буенча VII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында катнашты һәм призлы урынны яулады. Авыл уеннарының финал этабы 2015 елның 26 февраленнән 2 мартына кадәр Пермь краеның Чайковский шәһәрендә узды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге уеннар Россиянең "Урожай" ирекле спорт җәм-гыяте белән берлектә...

Биектау районы командасы шашка буенча VII Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарында катнашты һәм призлы урынны яулады.

Авыл уеннарының финал этабы 2015 елның 26 февраленнән 2 мартына кадәр Пермь краеның Чайковский шәһәрендә узды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге уеннар Россиянең "Урожай" ирекле спорт җәм-гыяте белән берлектә "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" дигән максатлы федераль программасын тормышка ашыру барышында Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Авыл уеннары үз эченә спортның 9 төрен: чаңгы узышлары, гер спорты, плиатлон, сыер савучы ир-атлар, механизаторлар һәм спорт сөюче гаиләләр бәйгесен, спорт ориентирлашуын, шулай ук шахмат һәм шашка уеннарын ала.

Шашка ярышында Татарстан Республикасы данын яклау кебек абруйлы бурыч, шашка буенча 2014 елгы республика чемпионнары буларак, Биектау районы командасына йөкләнде. Команда составына районның иң оста шашкачылары, район, зона, республика турнирларында күп тапкырлар катнашып, җиңүләр яулаган Ленар Минҗанов, Гүзәл Камалиева һәм Павел Иванов керде.

Кышкы авыл уеннарына 26 команда җыелды. Көндәшләр дә төшеп калганнардан түгел, шуңа күрә безнең спортчыларга тактадагы һәр "кө-рәштә" үзләренең өстенлеген һәм осталыгын исбатларга туры килде. Нә-тиҗәдә безнең команда, Саха Республикасы (Якутия) һәм Пермь крае командаларын гына алга уздырып, 3 нче урынны алды. Якташларыбызны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев