Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ЙӨГЕРҮ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ФАЙДАЛЫ

"Милләтләр кроссы" "Кросс наций" - Биектау районы тормышында гына түгел, бөтен ил тормышында матур спорт вакыйгасы, шундый йөгереш юлында үзеңнең физик көчеңне сынап карарга, күңелне күтәрергә менә дигән мөмкинлек. Якшәмбе көнне иртәдән үк район үзәгендәге спорт комплексы тирәсендә кросста катнашырга теләүчеләр җыела башлады. Матур, кояшлы көн бүләк итеп, табигать тә...

"Милләтләр кроссы" "Кросс наций" - Биектау районы тормышында гына түгел, бөтен ил тормышында матур спорт вакыйгасы, шундый йөгереш юлында үзеңнең физик көчеңне сынап карарга, күңелне күтәрергә менә дигән мөмкинлек.
Якшәмбе көнне иртәдән үк район үзәгендәге спорт комплексы тирәсендә кросста катнашырга теләүчеләр җыела башлады. Матур, кояшлы көн бүләк итеп, табигать тә үз өлешен кертте. Дәүләт автоинспек-циясе хезмәткәрләре, автомашиналар массакүләм йөгерештә катнашучыларга комачауламасын өчен, район үзәге урамнарында хәрәкәтне туктатып тордылар. Катнашучылар теркәлгән һәм старт номерлары алган арада, тамашачылар, вакыйгалар үзә-гендә булырга һәм җиңел атлетларга көч биреп тору өчен, фонтан тирәсендәге урындыкларга җайлап утырдылар.
Бу матур көнне йөгерешкә чыгучылар арасында районның бөтен мәктәпләреннән диярлек укучылар, укытучылар, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре, полиция, социаль яклау идарәсе һәм "Өмет" Үзәге, "Татэнергосбыт" предприятиесе, Битаман, Шәпше һәм Каенлык авыл җирлекләре хезмәткәрләре, музыка мәктәбе укытучылары, спорт ветераннары бар иде.
Ачу тантанасында җые-лучыларга сәламләү сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов мөрәҗәгать итте. Ул әйтеп киткәнчә, шушы матур якшәмбе көнендә биредә районның спорт сөюче, актив тормыш белән яшәүчеләре җыелган, алар сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, яхшы кәефне дә сайлый. Рафис Гарәфи улы барысына да уңышлар теләде.
Ярышларның баш судьясы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов маршрут белән таныштырды һәм ярышка старт бирде. Узган елдагы кебек, йөгерештә катнашучыларның барысы өчен дә дистанция 2013 метр тәшкил итте, бу 2013 елгы Универсиада алдыннан символик мәгъ-нәгә ия. Беренче булып стартка укучылар чыкты, ә ярышны яшьләре 60 тан артканнар тәмамлады.
Спортта барлык яшьтәгеләрнең дә катнаша алуын күрү күңелле булды. Белмәссең, бүген йөгерешкә чыгучыларның кайсысыдыр вакытлар узу белән танылган спортчы яки җиңел атлетика сөюче булыр. Массакүләм йөгерешнең үзенчәлекләреннән берсе - сәламәт яшәү һәм актив ял итү үрнәге, аны "Милләтләр кроссы"нда актив катнашучы җитәкчеләр дә күрсәтә. Шуның белән бергә Бөтенроссия йөгереш көне - телевизордан һәм компьютердан арынырга һәм спорт белән шөгыльләнә башларга менә дигән сәбәп.
Җанатарларның: "Әйдә, әйдә, тизрәк чап!" - дип кычкыруы бөтен маршрут барышында йөгерешчеләрне озата барды. Җанатарлар финишка беренче йөгерешчеләр якыная башлагач аеруча активлык күр-сәттеләр.
"Милләтләр кроссы" - спорт чарасы гына тү-гел, үзеңне спортчы буларак күрсәтү мөмкинлеге дә. Кем белә, бәлки, стартка чыгучылар арасыннан кемдер булачак дөнья чемпионыдыр?
Йөгерешләр тәмамлангач, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов җиңүче-ләрне котлады һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр, "Биектау" универсаль спорт залына бушлай йөрүгә сертификатлар тапшырды.

Рәсемнәрдә: кросста катнашучылар һәм җи-ңүчеләр.
Н.Владимирова
фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев