Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь шашкачыларыбыз – призлы урыннарда

Көзге каникул көн-нәрендә - 1-2 һәм 7-9 ноябрьдә республика башкаласында шашка буенча 8, 10, 13 яшькә кадәрге балалар һәм 16 һәм 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстан беренчелегенә турнирлар булды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан, Тәтеш һәм Казаннан 58 спортчы катнашты. Биектау районыннан тренер Павел Васильевич Иванов...

Көзге каникул көн-нәрендә - 1-2 һәм 7-9 ноябрьдә республика башкаласында шашка буенча 8, 10, 13 яшькә кадәрге балалар һәм 16 һәм 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Татарстан беренчелегенә турнирлар булды.

Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан, Тәтеш һәм Казаннан 58 спортчы катнашты. Биектау районыннан тренер Павел Васильевич Иванов җитәкчелегендә 10 кешелек команда барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Биектау командасының дүрт уенчысы призлы урыннар яулады. Болар - Карина Дудкина (10 яшькә кадәр), Диана Федягина (8 яшькә кадәр), Азат Юнысов (13 яшькә кадәр), Әмир Әмирханов (19 яшькә кадәр). Лаеклы көндәшләр белән кискен көрәштә алар 3 нче урыннарны алдылар.


Полина Разваляева, Зарина Золотова, Алина Даутова, Павел Девин һәм Данис Гыйниятов та әйбәт уйнадылар һәм уңышка бик якын иделәр. Очколар саны буенча алар 4 һәм 5 нче урыннарны алдылар. Беренче урыннар - Казаннан һәм Арчадан килгән көчлерәк көндәшләрдә. Безнекеләр тренер җитәкчелегендә шашка уены белән 1-2 ел гына шөгыльләнәләр, шулай булса да инде сизелерлек нәтиҗәләргә дә ирештеләр. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Разия Абзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев