Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь хоккейчылар осталыкларын күрсәттеләр

Агымдагы елның 13-16 гыйнварында Бөгелмәдә 2005 елгы үсмерләр арасында "AIRON кубогы"на хоккей турниры булды. "Биектау" командасының яшь хоккейчылары биш матчта катнаштылар, шуларның 4се алар өчен җиңү белән тәмамланды. 13 гыйнварда Бөгелмәнең "Арыслан" командасы белән уздырылган очрашу ук бирегә бик әйбәт әзерлекле, көчле командалар җыелуын күрсәтте. Турнир безнең "Биектау" командасы өчен...

Агымдагы елның 13-16 гыйнварында Бөгелмәдә 2005 елгы үсмерләр арасында "AIRON кубогы"на хоккей турниры булды. "Биектау" командасының яшь хоккейчылары биш матчта катнаштылар, шуларның 4се алар өчен җиңү белән тәмамланды.

13 гыйнварда Бөгелмәнең "Арыслан" командасы белән уздырылган очрашу ук бирегә бик әйбәт әзерлекле, көчле командалар җыелуын күрсәтте. Турнир безнең "Биектау" командасы өчен 2:5 исәбе белән җиңелүдән башланды. Нефтекамскидан "Торос" командасы белән икенче очрашу да киеренке булды. Әлеге команда уенчылары үз капкаларына җибәрелгән һәр алкага шайба кертү белән җавап бирделәр. Әмма очрашу азагына кадәр "Биектау" үзенең өстенлеген күрсәтә алды һәм 4:3 исәбе белән җиңү яулады. Чаллының яхшы әзерлекле "КамАЗ" һәм "Мастер" командаларының "Биектау" командасын бер дә алга уздырасылары килмәде. Чаллы спортчылары да, биектаулылар да капкаларын бик әйбәт сакладылар. Нәтиҗәдә "КамАЗ" безнең капкага бер генә алка да кертә алмады, исәп - 2:0. "Мастер" белән очрашу да безнең файдага 2:1 исәбе белән тәмамланды. Җиңү белән рухланган үсмерләр Лениногорскиның "Нефтяник" командасын 0:6 исәбе белән "тар-мар китерделәр".
- Безнең хоккейчылар бу турнирга бик тырышып әзерләнделәр, барлык көчләрен куеп, уңышка да ирештеләр, - диде "Биектау" командасы тренеры Руслан Талипов. - Көндәшләребезнең дә бик көчле спортчылар булуын һәм җиңү яулау максаты белән килүләрен билгеләп үтәсе килә. Нәтиҗәдә безнең команда, мәйданчык хуҗалары - бөгелмәлеләрдән генә калышып, 2 нче урынны алды.

Турнирның оештыру комитеты, нәтиҗәле эш итүе һәм командага файда китерә алуы өчен, безнең команда һөҗүмчесе Ильяр Хәсбиуллинны турнирның иң кирәкле һәм шәп уенчысы дип билгеләде. Үзенең осталыгын күрсәткән капкачыбыз Максим Круглов турнирның иң яшь уенчысы булды.

- Безнең команда моннан ел ярым элек оешты, - дип сөйләде Руслан Илшат улы. - Яшь хоккейчылар хәзер, Боз сараенда яхшы шартлар булу һәм анда даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә, республиканың иң яхшы командаларыннан калышмый уйныйлар. Әмма ирешелгәндә туктап калырга һич ярамый. Хәзерге вакытта без Боз сараенда шөгыльләнүебезне дәвам иттерәбез.

"Биектау" командасын уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм боз мәйданчыкларында яңа җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев