Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь хоккейчылар “Костер”да

Республиканың балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге "Костер"да Биектау районының 2007-2008 елгы хоккейчылары белән спорт сменасы уза. Балалар акробатика тренеры Теплякова Лилия Игнатьевна тарафыннан эшләнгән махсус программа буенча шөгыль-ләнәләр. Әлеге программа алтынчы ел тормышка ашырыла. Анда хоккей тренеры Дмитрий Николаевич белән "Биектау" Боз сараенда шөгыль-ләнү генә түгел, ә бәлки чыныктыручы процедуралар (иртән...

Республиканың балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге "Костер"да Биектау районының 2007-2008 елгы хоккейчылары белән спорт сменасы уза.

Балалар акробатика тренеры Теплякова Лилия Игнатьевна тарафыннан эшләнгән махсус программа буенча шөгыль-ләнәләр. Әлеге программа алтынчы ел тормышка ашырыла. Анда хоккей тренеры Дмитрий Николаевич белән "Биектау" Боз сараенда шөгыль-ләнү генә түгел, ә бәлки чыныктыручы процедуралар (иртән һәм кичен аякларны салкын суда юу, нарат күркәләре һәм чуерташ җәелгән сәламәтлек сукмагыннан йөрүләр) да кертелгән. Нарат урманында дөрес сулауга аеруча игътибар бирелә. Һава торышы нинди булуга карамастан, балалар анда сулыш күнегүләре ясыйлар.

Күнегүләр графигы бик тыгыз, әмма программа бер-берсен тулыландыручы шөгыльләрдән торганлыктан, әйбәт нәтиҗә бирә. Физик әзерлек тә яхшыра һәм ул киләчәк-тә хоккей уеннарында да чагылыш табар.

Яшь хоккейчыларны әзер-ләгәндә һәр күнегү дә зур әһәмияткә ия. Әзерлек программасына стретчинг, башкача әйт-кәндә буыннарны яздырып алу (растяжка) да кертелгән. Ул спортның һәр төрендә дә кулланыла. Балалар аяк-кулларын гына хәрәкәтләндереп, гәүдәләренең сыгылмалылыгын арттырып кына калмыйлар, ә бәлки арка мускулларын да ныгыталар. Спортның бу төрендә монысы бигрәк тә мөһим.

Акробатика күнегүләрендә балалар мәтәлчек аталар, сикерәләр, баш-түбән торалар һәм башка күп хәрәкәтләр ясыйлар. Алар төрле спорт җиһазлары - баскыч, аның басмалары, аркылы борыс, шиннар, сикергечләрдә үзләре шөгыльләнә торган спортка кагылышлы күнегүләр башкаралар.

Спорт сменасы башланганда һәм тәмамланганда балалар спорт нормативлары тапшыралар. Анда инде нәтиҗә аермачык күренә - ул баштагысыннан ике, хәтта өч тапкыр яхшырак була.

Әмма ашау мәсьәләсе тиешенчә хәл ителмәгән булса, бернинди күне-гүләр дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Үзәктә балаларны, "Роспотребнад-зор"ның санитария нормалары таләп иткәнчә, биш тапкыр ашаталар.

Нәкъ менә шушы әзерлек яшь хоккейчыларның спорт карьерасына зур йогынты ясар, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев