Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь футболчыларыбыз сынатмый

Чәршәмбе көнне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Биектау" спорт комплексында үсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр белән очрашты. Чәй табыны янында дусларча күңелле сөйләшү булды. Яшь футболчыларның һәркайсы кызыксындырган соравын бирә алды. Район башлыгы үзенең сүзен уенчыларны беренчелектә лаеклы чыгыш ясаулары белән котлаудан башлады. Ул команда составындагы...

Чәршәмбе көнне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Биектау" спорт комплексында үсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр белән очрашты.

Чәй табыны янында дусларча күңелле сөйләшү булды. Яшь футболчыларның һәркайсы кызыксындырган соравын бирә алды. Район башлыгы үзенең сүзен уенчыларны беренчелектә лаеклы чыгыш ясаулары белән котлаудан башлады. Ул команда составындагы һәр кешенең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигеп уйнавын һәм уен сыйфатының күзгә күренеп яхшыруын билгеләп үтте:

- Булдырдыгыз! Бу бөтен кеше өчен көтелмәгән күңелле яңалык булды. Әмма ирешелгәндә тукталып калырга ярамый. Беренче лигада уйнау өчен шөгыльләнүне тагын дәвам иттерергә кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Галиулла улы.

Тренер Станислав Тюрин районның футбол командасына ярдәм итүе өчен бөтен команда исеменнән Рөстәм Галиулловичның үзенә рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында районда балалар-үсмерләр футболын тагын да үстерүгә кагылышлы бурычлар тикшерелде. Уенчыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев