Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Яшь боксчылар уңышка иреште

Казан шәһәрендә 2000-2001 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Беренчелеге булды. Ярышларда Биектау районыннан Мирхәт Мостафин, Миңнехан Вәлиуллин һәм Марсель Сәгыйтовта тәрбияләнүче 11 малай катнашты. Нәтиҗәләр менә дигән. Беренчеләр 68 килограммга кадәрле авырлыкта Азат Сәгъдиев һәм 76 килограммга кадәрле категориядә Ислам Яруллин булды. 36 килограммга кадәрле авырлыкта Камил Рәхимов,...

Казан шәһәрендә 2000-2001 елда туган үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Беренчелеге булды.

Реклама

Ярышларда Биектау районыннан Мирхәт Мостафин, Миңнехан Вәлиуллин һәм Марсель Сәгыйтовта тәрбияләнүче 11 малай катнашты. Нәтиҗәләр менә дигән. Беренчеләр 68 килограммга кадәрле авырлыкта Азат Сәгъдиев һәм 76 килограммга кадәрле категориядә Ислам Яруллин булды. 36 килограммга кадәрле авырлыкта Камил Рәхимов, 40 килограммга кадәр - Илдар Гыйззәтуллин, 62 килограммга кадәр - Богдан Китаев һәм 72 килограммга кадәрле авырлыкта Әмир Галиев көмеш медальләргә лаек булдылар. Әлфис Гайнуллин (36 килограммга кадәр) һәм Марат Сәлахетдинов та (65 килограммга кадәр) үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алар өченче урынга чыктылар. Балаларның мондый уңышлары тырыш хезмәт, дисциплина һәм максатчанлык нәтиҗәсе. Һәм бу җиңүләр - әле тәүге карлыгачлар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X