Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ярышлар бик мавыктыргыч узды

    Укытучылар спартакиадасының район этабында 24 мәктәптән җитмеш укытучы катнашты. Үзең үрнәк күрсәтүнең тәрбиядә иң шәп алым булуын педагоглардан да яхшырак белүче юктыр. Сәламәтлегең турында кайгырту кечкенәдән үк башлана һәм шуңа күрә дә үсеп килүче буынны спорт белән мавыктыру бик мөһим. Физкультура белән мәктәп расписа-ниесендә күрсәтелгән сәгатьләрдә генә шө-гыльләнү аз, спортны...

    Укытучылар спартакиадасының район этабында 24 мәктәптән җитмеш укытучы катнашты.

    Үзең үрнәк күрсәтүнең тәрбиядә иң шәп алым булуын педагоглардан да яхшырак белүче юктыр. Сәламәтлегең турында кайгырту кечкенәдән үк башлана һәм шуңа күрә дә үсеп килүче буынны спорт белән мавыктыру бик мөһим. Физкультура белән мәктәп расписа-ниесендә күрсәтелгән сәгатьләрдә генә шө-гыльләнү аз, спортны яшәү рәвеше итәргә кирәк.

    Укытучылар барлык заманнарда да һәр эштә башлап йөрделәр, ә инде сыйныф җитәкчең үз фәнен барлык нечкәлекләренә кадәр белүдән тыш әле спортның кайсы да булса төрендә иң яхшы педагоглар арасына да керә икән, бу инде менә дигән үрнәк. Укытучылар коллективларының үз спартакиадаларына ни дәрәҗәдә җаваплы мөнәсәбәттә булуларын район этабына яхшыларның да яхшылары килүеннән үк аңларга була. Биектауның 1 нче урта мәктәбе һәм үзәк стадион көне буена спорт сөюче педагоглар карамагында булды.

    Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен ярышны оештыручылар - мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге ярыш программасына бәйгеләрнең һәркем булдыра ала торган төрләрен: йөз метрга йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерүләр, армрестлинг, пневматик винтовкадан ату, гер күтәрү һәм соңгы вакытта популярлыгы арта баручы бадминтонны керт-кәннәр. Шулай ук ярышларда катнашу уңай нәтиҗәләргә китерерлек җайлы шартлар тудырырга тырышканнар.

    Гадәттә укытучылар спорт ярышларын беренчеләрдән булып оештырып йөриләр, ә бу юлы алар үзләре рекорд куйдылар, һәм бу педагогларга бәйгеләрдә катнашуның нәрсә икәнлеген тоярга мөмкинлек бирде. Көрәш кызуы көн дәвамында да сүрелмәде. Спартакиаданың шәп нәрсә икәнлеген аралашуга гына түгел, ә бәлки хис-омтылышларын чагылдыра алуга да шатланучы укытучыларның фикерләреннән аңларга була иде. Педагоглар бөтенләй көтмәгән яктан ачылдылар.

    Ярышлар һәммәсе дә мавыктыргыч һәм онытылып күзәтә торган булды. Беренчеләр булырга омтылып, кайберәүләр могҗиза ясадылар. Һәр төрнең үз лидеры ачыкланды. Йөз метрлы юлда Чыпчык урта мәктәбен-нән Айнур Шәйдуллин һәм Суыксудан Гөлнар Сәйфуллина барысыннан да җитезрәк булып чыктылар. Биеклеккә сикерүдә Шәпше урта мәктәбеннән Илшат Миңгалимовка һәм 2 нче Биектау урта мәктәбеннән Екатерина Ромоданскаяга тиңнәр табылмады. Озынлыкка сикерүдә Чыпчык мәктәбеннән Айнур Шәйдуллинны, Алат мәктәбеннән Рамилә Закированы берәү дә уздыра алмады. Гер күтәрү буенча иң көчлеләр
    Суыксу мәктәбеннән Айрат Закиров һәм Алан-Бәксәр мәктәбеннән Илгизә Садыйкова булды. Ә армрестлингта 2 нче Биектау мәктәбеннән Алексей Кузнецов һәм Казаклар мәктәбеннән Гөлнара Ибраһимова җиңде. Пневматик винтовкадан иң төз атучылар - Дөбъяз мәктәбеннән Радик Җиһаншин һәм Мәмдәл мәктәбеннән Фәридә Фәттахова.

    Укытучылар, көтелмәгән яктан талантларын ачып, үзләренә һәм укучыларына алдыңа нинди генә максатлар куйсаң да, теләк булса, уңай нә-тиҗәләргә ирешү мөмкин булуын үз үрнәкләрендә исбатладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: