Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ярыш нәтиҗәләре куанычлы

Чистай шәһәрендә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында гер спорты ярышлары узды. Бәйгедә бөтен Татарстаннан килгән командалар катнашты. Биектау районыннан җиде герчедән торган команда барды. Җитди көндәшлек шартларында 58 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны Инсаф Кадыйров, 68 килограммга кадәрле авырлыкта - Артур Гыйлаҗев яулады. Икенче урыннарда - 48 килограммга...

Чистай шәһәрендә 1999 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында гер спорты ярышлары узды. Бәйгедә бөтен Татарстаннан килгән командалар катнашты. Биектау районыннан җиде герчедән торган команда барды.

Җитди көндәшлек шартларында 58 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны Инсаф Кадыйров, 68 килограммга кадәрле авырлыкта - Артур Гыйлаҗев яулады. Икенче урыннарда - 48 килограммга кадәрле авырлыкта Ильмир Арсланов, 73 килограммнан күбрәк авырлыкта - Зөфәр Закиров. Фәрит Гатауллин 63 килограммга кадәрле авырлыкта - 4 нче урында.

Гомумкоманда зачетында 1999 елгы һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында беренче урынны Югары Ослан районы спортчылары яулады, икенче урын - ярыш хуҗаларында һәм өченче урында - Биектау районы командасы.

Артур Гыйлаҗев кечерәк яшьтәге үсмерләр арасында гер спорты буенча өч тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев