ЯРЫШ ДӘРТЕ УҢЫШ КИТЕРДЕ
Районда уздырылган "Россия чаңгы юллары-2013" чаңгы ярышында "Өмет" Үзәгеннән 11 белгеч катнашты. Безнең чаңгычылар призлы урыннар өчен кызып ярыштылар һәм зур активлык күрсәттеләр. Җиңүчеләр арасында безнең хезмәткәр - Айбаш авыл җирлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Әмир кызы Галиева да бар иде. Ул 25 яшькә кадәрге яшь категориясендә III нче урынны алды....
Районда уздырылган "Россия чаңгы юллары-2013" чаңгы ярышында "Өмет" Үзәгеннән 11 белгеч катнашты.
Безнең чаңгычылар призлы урыннар өчен кызып ярыштылар һәм зур активлык күрсәттеләр. Җиңүчеләр арасында безнең хезмәткәр - Айбаш авыл җирлеге социаль хезмәткәре Гөлназ Әмир кызы Галиева да бар иде. Ул 25 яшькә кадәрге яшь категориясендә III нче урынны алды. Җиңүче "Биектау" дип язылган башлык һәм грамота алды. Ә "Иң яшь катнашучы номинациясендә безнең Үзәк хезмәткәре кызы Азалия Фазлыева, аңа нибары 4 яшь. Мондый төр ярышлар актив яшәү рәвешенә һәм спортның тормыш өчен зарурлыгын аңлауга ярдәм итә. Без чараны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев