Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ямаширмәдә ГТО фестивале

Сентябрьнең кояшлы көнендә авылыбызның үзәк мәйданында ГТО фестивале узды. Анда Ямаширмә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты. Бәйрәмне котлау сүзләре белән мәктәп директоры Сафиуллин Ленар Габделкаюм улы башлап җибәрде. Физкультура укытучылары Сибгатуллин Котдус Әнвәр улы һәм Зиннәтуллин Ленар Равил улы спортның кеше тормышындагы роле, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның...

Сентябрьнең кояшлы көнендә авылыбызның үзәк мәйданында ГТО фестивале узды. Анда Ямаширмә урта мәктәбе укучылары, укытучылар һәм әти-әниләр катнашты.

Бәйрәмне котлау сүзләре белән мәктәп директоры Сафиуллин Ленар Габделкаюм улы башлап җибәрде. Физкультура укытучылары Сибгатуллин Котдус Әнвәр улы һәм Зиннәтуллин Ленар Равил улы спортның кеше тормышындагы роле, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһә-миятен ассызыклап, ГТО нормативлары белән таныштырдылар. Бәйрәмдә спорт ярышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәр класс укучылары йөгерүдә, сикерүдә ярыштылар. Башлангыч сыйныфлардан эстафетаны уртанчы сыйныфлар кабул итеп алды, өлкән сыйныфлар төгәлләде. Йөгерүдә иң җитезләр 2 нче класстан - Мифтахов Илназ, Вәлиуллина Әлфинә, 3-4 нче сыйныфлардан - Саматова Азалия һәм Хәлилов Айсар, 5-6 нчылар арасында - Вәлишина Энҗе һәм Галиев Инсаф, 7-8 нчеләр-дән Сәлахетдинова Роза һәм Гарипов Ленар, югары сыйныфлардан Зиннәтуллина Гөлназ һәм Яруллин Рамилләр беренчелекне яуладылар.

Ата-аналарның йөгерүдә көч сынашуы берәүне дә битараф калдырмады. Алар арасында 5 нче сыйныфтагы Ранилнең әнисе Нигъмәтҗанова Сиринә, Ләйсәннең әтисе Котдусов Рөстәм алдынгылардан булды. Укучылар үз әти-әниләренә көч биреп тордылар.

Фестивальдә укытучылар да теләп катнашты. Иң өлгер укытучы буларак, Миңнуллина Ания Рөстәм кызы финишка беренче килде, икенче урынны Сафиуллина Лилия Альберт кызы белән Шәвәлиева Ландыш Илсур кызы бүлештеләр, өченче булып башлангыч сыйныфлар укытучысы Яруллина Зәйлә Сабит кызы килде.

Фестивальдә катнашучы һәр кешене мәктәп ашханәсе пешекчеләре компот һәм кайнар коймак белән сыйладылар. Укучылар бәйрәм сәхнәсендә оста биючеләр, җырчылар буларак та чыгыш ясады. Чараны үткәрүдә авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләреннән дә зур ярдәм тойдык.

Фестивальнең иң тантаналы һәм күңелле өлеше җиңүчеләрне бүләкләү булды. Мәктәп директоры Ленар Габделкаюм улы җиңүчеләрне мәктәп исеменнән котлады, мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул ГТО нормаларын тапшыруда актив булырга өндәде, ярышларда үзе дә катнашып, укучыларга үрнәк күрсәтте. Бәйрәмнән һәр кеше күтәренке кәеф белән таралышты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев