Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Усад герчеләре югары осталык күрсәттеләр

Гер спорты буенча 1998 елда туган һәм алардан кечерәк үсмерләр арасында Чебоксар шәһәре беренчелегенә гер спорты буенча ачык турнирда безнең район исеменнән Усад урта мәктәбенең җиде спортчысы катнашты. Ярышлар авыл хуҗалыгы академиясе спорт залында узды. Физкультура укытучысы В.Ф.Назаров җитәкчелегендә төрле үлчәү категорияләрендә 7 сыйныф укучылары Ильмир Арсланов, Инсаф Кадыйров, 8...

Гер спорты буенча 1998 елда туган һәм алардан кечерәк үсмерләр арасында Чебоксар шәһәре беренчелегенә гер спорты буенча ачык турнирда безнең район исеменнән Усад урта мәктәбенең җиде спортчысы катнашты.

Ярышлар авыл хуҗалыгы академиясе спорт залында узды. Физкультура укытучысы В.Ф.Назаров җитәкчелегендә төрле үлчәү категорияләрендә 7 сыйныф укучылары Ильмир Арсланов, Инсаф Кадыйров, 8 сыйныфтан Михаил Беляев, Артур Гыйлаҗев, Фәрит Гатауллин, 10 сыйныфтан Илнур Гыйлаҗев, Әнис Хәкимҗанов чыгыш ясадылар.

Ярыш классик ике төр буенча барды - ике герне этеп күтәрү һәм ыргым (рывок). Гернең авырлыгы 16 кг, башкару вакыты 10 минут. Үсмерләр үз үлчәү категорияләрендә беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Артур Гыйлаҗев 250 күтәрелеш "гер ыргымы" күнегүен 10 минутта башкарды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев