Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Усад герчеләре тагын алда

22 февральдә алар Киров шәһәрендә Россия Герое Сергей Ожегов һәм һәлак булган интернационалист-сугышчыларга багышланган Истәлек кубогына гер спорты ярышларында катнаштылар. Усад мәктәбеннән Валерий Назаров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 13 спортчы барды. Кечкенәрәк малайлар ыргым (рывок) күнегүен башкардылар. Үз яшь төркемендә һәм үз авырлыкларында Ринат Васильев, Рафаэль Сираҗиев, Ильмир Арсланов 1 нче урынны...

22 февральдә алар Киров шәһәрендә Россия Герое Сергей Ожегов һәм һәлак булган интернационалист-сугышчыларга багышланган Истәлек кубогына гер спорты ярышларында катнаштылар.

Усад мәктәбеннән Валерий Назаров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 13 спортчы барды. Кечкенәрәк малайлар ыргым (рывок) күнегүен башкардылар. Үз яшь төркемендә һәм үз авырлыкларында Ринат Васильев, Рафаэль Сираҗиев, Ильмир Арсланов 1 нче урынны алдылар. Тимур Мөхәммәтҗанов, Вәкил Ильин - 3 нче урында.

Кечерәк яшьтәге үсмерләр этеп күтәрү һәм ыргым (ике төр ярыш) күнегүләрен башкардылар. Әнис Хәкимҗанов, 24 килограммлы гер күтәреп, 1 нче урынны яулады.

Реклама

Ике төр ярышта, 16 килограммлы гер күтәреп, үз үлчәү категорияләрендә Михаил Беляев, Артур Гыйлаҗев, Илнур Гыйлаҗев, Фәрит Гатауллин 1 нче урынга лаек булдылар, Ринат Әгъләмов - 2 нче урында.

Усад спортчылары командасы 2 нче урынны алды һәм кубок, медаль, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев