Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ун адым югарыга

Районның көрәшчеләр командалары зур активлык күрсәтәләр һәм зона, республика күлә-мендә уздырылган барлык ярышларда уңышлы катнашалар. Күптән түгел Актаныш районында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына милли көрәш турниры булды. Безнең районнан анда 14 көрәшче катнашты. Егетләр лаеклы чыгыш ясадылар, осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм гомумкоманда зачетында дүртенче урынны алдылар....

Районның көрәшчеләр командалары зур активлык күрсәтәләр һәм зона, республика күлә-мендә уздырылган барлык ярышларда уңышлы катнашалар.

Күптән түгел Актаныш районында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев призына милли көрәш турниры булды. Безнең районнан анда 14 көрәшче катнашты. Егетләр лаеклы чыгыш ясадылар, осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм гомумкоманда зачетында дүртенче урынны алдылар. Көрәшчеләребез алга таба зур адым ясадылар, дип ышанып әйтергә була, чөнки әле узган ел гына шундый ярышларда алар ундүртенче урында иделәр. Спортчыларны чын күңелебездән җиңү белән котлыйбыз. Әйе, әйе, җиңү белән, чөнки, шәһәрнекеләрне дә кертеп, иң көчле 46 команда арасында дүртенче урын - бу зур казаныш.

Кемнәр соң бу егетләр? Алда билгеләп үткә-немчә, Актанышка без-дән 14 көрәшче барды. Бүген шулардан үз авырлыкларында беренче, өченче һәм дүртенче урыннарны яулап, гомуми нәтиҗәгә аеруча зур өлеш кертүчеләр белән таныштырабыз.

46 килограммга кадәрле авырлыкта беренче урынны Суыксу урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Булат Минуллин яулады. Аның сыйныфташы Рүзәл Сафин 70 килограммга кадәрле авырлыкта дүртенче булды. Алар икесе дә милли көрәш белән кечкенәдән үк шөгыльләнәләр. Барлык тәҗрибәле көрәшчеләр кебек үк, беренче чыныгуны туган авылларында Сабантуй мәйданында алганнар. Хәзер исә осталыкларын милли кө-рәш секциясендә камилләштерәләр.

Булатның тренеры - әтисе Ринат Минуллин, ул физкультура укытучысы булып эшли. Ринат улын спорт ягыннан үстерү белән максатчан шө-гыльләнә һәм мактау пьедесталының югарыгы баскычына алып менәргә омтыла.

- Ринат Минуллинның олы улы Рушан да әйбәт көрәшче, район, республика турнирларында призлы урыннарны яулады, - ди Суыксу урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнар Сәйфуллина. - Рушан хәзер физкультура институтында белем ала, быел Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылды, хәзер хәрби хезмәткә барырга җыена. Мәктәптә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге нәкъ менә шуңа бәйле бит.

- Татарстанның беренче Президенты призына Актанышта узган турнирда республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән иң яхшы 410 көрәшче катнашты, - дип сөйли тренер Ринат Минуллин. - Ике егетебез - Булат Минуллин белән Рүзәл Сафинның абруйлы турнир призерлары булуы бик күңелле. Мәктәптәге көрәш секциясендә 15 кеше шөгыльләнә, мондый нәтиҗәләр максатка юнәлешле эшнең нәтиҗәсез калмавын исбатлый.

Бу турнирда Ямаширмә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Альмир Гыйниятуллин 35 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче урынны алды. Альмирны көрәшчеләр нәселеннән дип атарга була. Аның әтисе ягыннан бабасы Фәрит Гыйниятуллин һәм әнисе ягыннан бабасы Ямаширмәдән Вагыйз Гыймадиев (хәзер мәр-хүм инде) заманында бер елны да Сабантуй мәйданына чыкмый калмаганнар. Альмирның әтисе Рамил дә көрәшкә гашыйк, ул турылыклы җанатар гына түгел, чын көрәшче дә. Гыйниятуллиннар гаиләсендә ике көрәшче - Альмир гына түгел, аның абыйсы Айнур да ярышларда еш катнашып, призлы урыннар ала. Көрәшче Гыйниятуллиннар династиясе үз дәрәҗәсен югары тота.

- Турнирга катнашучылар күп килде, минем авырлык категориясендә генә дә 35 кеше булды, - ди Альмир. - Миңа келәмгә алты тапкыр чыгарга туры килде, соңгы бил алышу Актаныш егете белән булды, көндәшем көчлерәк булып чыкты, миңа өченче урын эләкте.

- Мәктәптә милли көрәш секциясе эшли, егетләрне физкультура укытучысы Ленар Зиннәтуллин өйрәтә, - дип әйтеп китте Ямаширмә урта мәктәбе директоры Рәфкать Гәрәев. - Безнең спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Альмир Гыйниятуллинның республика ярышларында өченче урынны алуы - коллективыбыз өчен зур шатлык. Бу калган егетләр өчен бик яхшы үрнәк.

Тәҗрибәле көрәшчеләр әйткәнчә, көрәш белән шөгыльләнү тормышта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Безнең призерларга көрәшче сыйфатларын бары келәмдә һәм Сабантуй мәйданнарында гына кулланырга туры килсен иде, ә тормышта барысы да яхшы, көйле барсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев