Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Ул безнең бокс “йолдызчыгы”

Яшьләр арасында боксны популярлаштыру, ил күләмендә спортчыларның дуслык элемтәләрен ныгыту, разряд таләпләрен үтәү максатыннан Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәрендә 3-7 июльдә бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы данын Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Альбина Нәбиуллина яклады. Яшь спортчы 60 килограммлы үлчәү категориясендә катнашты. Ярышка килүчеләр барысы да...

Яшьләр арасында боксны популярлаштыру, ил күләмендә спортчыларның дуслык элемтәләрен ныгыту, разряд таләпләрен үтәү максатыннан Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәрендә 3-7 июльдә бокс буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы данын Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Альбина Нәбиуллина яклады. Яшь спортчы 60 килограммлы үлчәү категориясендә катнашты. Ярышка килүчеләр барысы да бик яхшы әзерлекле иде. Катнашучылар саны 120 дән артып китте. "Спорт мастерлыгына кандидат" разрядына ия булган Альбина ике бәйгене дә бик уңышлы уздырды, 2 шәп җиңү яулады. Финалга җиткәч, искиткеч игътибарлылык һәм тупланганлык таләп ителә. Бу ярышларда финал көрәше күзәтеп тору өчен искиткеч кызыклы булды. Альбинаның көндәше Краснодар шәһәреннән Европа Беренчелегендә җиңүче Екатерина Пальцева иде. Безнең спортчы, озак дәвам иткән күнегүләрдән соң бөтен көчен туплап, көрәшне яхшы техника һәм тактика белән уздырып, очколарда аз гына калышып, 2 нче урынны алды.
Ике елдан бирле ул балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тәҗрибәле тренер-укытучысы Мир-хәт Марат улы Мостафин җитәкчелегендә шөгыль-ләнә. Альбинаны һәм, әлбәттә, аның тренерын бөтен мәктәп коллективы лаеклы җиңү белән котлый. Уңышлар һәм яңа спорт җиңүләре телибез.
Мәктәпләрдә каникул вакыты булуга карамастан, спортчылар ял турында уйлый алмыйлар. Ай азагында Альбина Нәбиуллина Тула шәһәренә барачак, анда спортчылар бергәләп өйрәнү-күне-гүләр уздыру өчен җыелалар. Югары абруйлы "Олимпия өмете" ("Олимпийские надежды") ярышларында катнашу өчен Россия җыелма командасы составы нәкъ менә шушында сайлап алыначак. Безнең спортчыбыз әлеге сайланышны лаеклы узар, дип өметләнәбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев