Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Укучыларга үрнәк күрсәтәләр

Спортка тартылу һәм аның белән кызыксынуга бала вакытта нигез салына. Монда физик культурага битараф булмасаң, тормышның нинди кызыклы һәм бай булганын, тәнең белән дә, рухың белән дә нык булуның мөһимлеген үз үрнәкләрендә күрсәтә белүче укытучыларның роле бик зур. «Спорт сөюче милләт» булу - буш сүзләр генә түгел, моңа омтылырга кирәк,...

Спортка тартылу һәм аның белән кызыксынуга бала вакытта нигез салына. Монда физик культурага битараф булмасаң, тормышның нинди кызыклы һәм бай булганын, тәнең белән дә, рухың белән дә нык булуның мөһимлеген үз үрнәкләрендә күрсәтә белүче укытучыларның роле бик зур.

«Спорт сөюче милләт» булу - буш сүзләр генә түгел, моңа омтылырга кирәк, балалар күп вакытларын саф һавада уздырсыннар, футбол, хоккей уйнасыннар, көрәш, гимнастика белән шөгыль-ләнсеннәр өчен аларны планшетлардан, компьютерлардан аерырга кирәк. Сине укыткан педагог-остазның бик яхшы физик формада булуы нинди яхшы.

Районның мәгариф өл-кәсе хезмәткәрләре арасында спартакиада инде беренче генә ел үткәрелми. Бу укытучыларның физик активлыгында һәм елдан-ел үсә баручы осталыгында бик яхшы чагыла. Мондый чаралар мәктәп коллективлары арасындагы дуслыкны ныгыта, хезмәттәшләр арасында җылы мөнә-сәбәтләр урнашуга ярдәм итә. Чаңгы ярышы бу төр спортның никадәр популяр булганлыгын ачык күрсәтте.

Укытучылар чаңгы юлына күтәренке кәеф белән чыктылар, моңа һава торышының уңай булуы да йогынты ясамый калмагандыр. Ирләр арасында иң яхшы күрсәткеч-ләр Биектауның 3 нче мәктәбеннән Таһир Хәмитовта һәм Олы Битаманнан Руслан Хисбуллинда. Хатын-кызлар арасында беренче өчлеккә Биектауның 2 нче мәктәбеннән Сөмбел Җамалиева,
1 нче мәктәптән Елена Корнилова, Коркачыктан Ольга Юзаева керде.

Районда Боз сарае ачылу боз белән бәйле спорт төрләренең үсешен тизләтте. Әле күптән түгел генә шорт-трек - кыска дистанцияләрдә тимер-аякта узышуны күп кеше белмәгәндер дә. Бу төр спорт белән кызыксыну Сочида узган Олимпиададан соң башланды. Яшьләр үз остазларыннан үрнәк алалар, чөнки укытучылар шорт-трекны үстерүгә бик җитди карыйлар. Бу төр ярышларда ирләр арасында Әлдермештән Тәлгать Сабиров, Чыпчыктан Айнур Шәйдуллин, Учхоздан Альфред Гобәйдуллин югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Хатын-кызлар арасында Биектауның 2 нче мәктәбеннән Галина Смолова, мәгариф бүлегеннән Чулпан Вәлиева, Дөбъяздан Алсу Петрянкина җиңүче булдылар.

Өстәл теннисы буенча ярышлар бик кызыклы узды. Биредә Бөреледән Фәрит Нотфуллин, Чернышевкадан Рафиль Низамиев, Суыксу мәктә-беннән Рушан Минуллин зур осталык күрсәттеләр. Хатын-кызлар арасында призерлар - Айбаштан Илсөя Ганиева, Биектауның 3 нче мәктәбеннән Роза Әхмәтҗанова, 2 нче мәктәптән Лилия Шиһапова.

Дартс буенча ярышлар да укытучылар спартакиадасы программасына кертелгән иде. Чыпчыктан Камил Гыйльфанов, 1 нче мәктәптән Солтан Биккинеев, Алаттан Ленар Төхвәтуллин үзләрен төз «атучылар» итеп таныттылар. Дөбъяз мәк-тәбеннән Галия Гайнетдинова, 1 нче мәктәптән Елена Гыйльманова, 2 нче мәктәптән Сабина Галәүтдинованың да күзләре үткен, куллары нык булып чыкты, алар - призерлар.

Биектау педагоглары зур көч һәм түземлелек кирәк булган бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Аркан тартышуда Алан-Бәк-сәрдән Илнар Шәяхмәтовка, Мүлмәдән Рамил Сәлаховка, 2 нче мәк-тәптән Азат Хәлиловка тиңнәр табылмады. Хатын-кызлар да сынатмады: Коркачыктан Зөлфия Зиннәтуллина, Биектауның 1 нче мәктәбеннән Татьяна Фомина һәм Наталья Давыдова җиңү яуладылар.

Аркылы таякта тартылуда Рушан Минуллин (Күлле), Илнар Фатихов (Биектауның 1 нче мәк-тәбеннән) һәм Ленар Зиннәтуллин (Ямаширмә) алдынгылыкны бирмәделәр. Гүзәл затлар арасында призлы урыннарны Раилә Гарипова (Каенлык), Карина Мөхәммәт-вәлиева (Усад), Рәмзия Камалова (Биектауның 1 нче мәктәбе) алды.

Спартакиада программасына кабатланмас чишелешләр таба белүне таләп итүче шахмәт уены да кертелгән иде. Әлеге интеллектуаль уенда ирләр арасында беренче өчлеккә Әлдермештән Фәрит Абдуллин, 1 нче Биектау мәктәбеннән Солтан Биккинеев, Коркачыктан Алмаз Яруллин керде. Чыпчык мәктә-беннән Гөлшат Хәйруллина, Ямаширмәдән Илүзә Кәлимуллина, 2 нче мәктәптән Галина Зарипова үзләрен ышанычлы тоттылар һәм интеллектуаль уен призерлары булдылар.

Мондый укытучылар белән горурлансаң да була! Аларга киләчәктә дә яңа спорт казанышлары телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев