Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Төз атучылар ярышы

Винтовкадан ату кү-некмәләре кешедә төгәллек, ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану сыйфатлары тәрбияли. Егетләргә бу сыйфатлар Ватан сакчылары булу өчен дә бик кирәк. Шуны искә алып, һәр елны мәктәбебездә оборона-спорт айлыгы уздырабыз. Бу айлыкның бер этабы булып биатлон тора. Кызлар да, малайлар да бу ярышта сынатмыйлар. Укучыларыбыз пневматик винтовкадан ату буенча шәхси...

Винтовкадан ату кү-некмәләре кешедә төгәллек, ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану сыйфатлары тәрбияли. Егетләргә бу сыйфатлар Ватан сакчылары булу өчен дә бик кирәк.

Шуны искә алып, һәр елны мәктәбебездә оборона-спорт айлыгы уздырабыз. Бу айлыкның бер этабы булып биатлон тора. Кызлар да, малайлар да бу ярышта сынатмыйлар. Укучыларыбыз пневматик винтовкадан ату буенча шәхси беренчелектә дә үз-үзләрен сынап карыйлар.

Мәктәпләрдә бу айлык тәмамлангач, быел да район буенча биатлон ярышлары узды. Ул Усад автодромында оештырылды. Алдан әзерләнүләребез бушка китмәде. 7 нче сыйныф укучысы Сафина Әдилә һәм 8 нче сыйныф укучысы Кадыйров Алмаз катнашкан бу ярышта безнең мәктәп командасы 3 нче урынга чыкты, ә Әдилә үзе кызлар арасында 2 нче урынга лаек булды. Беренчедән, бу мәктәп данын яклау булса, икенчедән бу ярышта катнашып, аларның үз-үзләренә ышанулары арта, алар зур чыныгу алалар. Спорт һәрвакыт кешенең юлдашы булса гына, сәламәт яшәү рәвеше өстенлек итәчәк. Ярышта җиңүче укучыларыбызга киләчәктә дә спортта зур нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев