Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Тагын – җиңү, тагын – шатлык!

Хоккей - спортның иң матур һәм катлаулы төрләреннән берсе. Аңа көч һәм җитезлек, тизлек, килеп туган хәлгә күз ачып-йомган арада бәя бирә белү сәләте кирәк. Команданың бердәмлеген һәм осталыгын аңлаучы җанатарларны да, мөгаен, хоккейчылар уены нәкъ менә шушы ягы белән җәлеп итәдер. Биектау районындагы барлык авылларда да катоклар ясалды, мәктәпләрнең...

Хоккей - спортның иң матур һәм катлаулы төрләреннән берсе.

Аңа көч һәм җитезлек, тизлек, килеп туган хәлгә күз ачып-йомган арада бәя бирә белү сәләте кирәк. Команданың бердәмлеген һәм осталыгын аңлаучы җанатарларны да, мөгаен, хоккейчылар уены нәкъ менә шушы ягы белән җәлеп итәдер.

Биектау районындагы барлык авылларда да катоклар ясалды, мәктәпләрнең җыелма командалары арасында уеннар шунда узды. "Тулпар" тәрбия эше Үзәге, хоккей белән шөгыльләнүчеләрнең спорт осталыгын арттыру, яшьләрнең файдалы ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм көчле командаларны ачыклау максатында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә Биектау муниципаль районы башлыгы призына гадәткә кергән "Алтын алка" турнирын оештырды.

Реклама

Ярышлар өч зонада узды. 6 нчы гыйнварда Дөбъяз һәм Бөреледә булды. Ярышка Әлдермеш, Алан-Бәксәр, Дөбъяз, Олы Битаман, Алат, Бөреле, Усад урта мәктәпләреннән хоккей командалары килде.

Уен нәтиҗәсе буенча Әлдермеш, Бөреле, Дөбъяз һәм Усад урта мәктәпләренең җыелма командалары ярымфиналга чыкты. 9 нчы гыйнварда Биектау авылында 2 нче Биектау урта мәктәбендә "Алтын алка" район турнирының финал уеннары узды. Финалга чыгучылар: 1 нче урында - Бөреле, 2 нче урында - Әлдермеш, 3 нче урында - Дөбъяз, 4 нче урында Усад урта мәктәпләре. 11 нче гыйнварда районның иң көчле җыелма командалары арасында финал уеннары узды. Җиңүчеләр: 1 нче урында - 2 нче Биектау,
2 нче урында - 1 нче Биектау, 3 нче урында - Чыпчык урта мәктәпләре. Укучылар җанатарларны һәм тренерларын матур итеп, оста уйный белүләре белән сөендерделәр һәм хоккейның чын ир-атлар уены булуын тагын бер кат расладылар. Без хоккейчыларны җиңү белән котлыйбыз һәм барлык эшләрендә уңышлар телибез.

Г.ВӘЛИЕВА, Г.МИРОШКИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев