Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Сәяхәтебез уңышлы булды

Ничәнче ел инде без, мин, Гөлзидә һәм Рубин, Бөтенроссия ярышларына барабыз. Кайларда гына булмадык инде без. Бу юлы 25-30 гыйнварда Мәскәүдәге ярышларда катнаштык. Сәяхәт җаваплы, киеренке булды. Мәскәүгә килеп җиткәч, поездда бер сәгать Дмитров районына бардык, ә аннан Шуколово авылына. Биредә безне кунакханәгә урнаштырдылар, номерлар бирделәр. Иртәнге аштан соң тауга,...

Ничәнче ел инде без, мин, Гөлзидә һәм Рубин, Бөтенроссия ярышларына барабыз. Кайларда гына булмадык инде без. Бу юлы 25-30 гыйнварда Мәскәүдәге ярышларда катнаштык.

Сәяхәт җаваплы, киеренке булды. Мәскәүгә килеп җиткәч, поездда бер сәгать Дмитров районына бардык, ә аннан Шуколово авылына. Биредә безне кунакханәгә урнаштырдылар, номерлар бирделәр. Иртәнге аштан соң тауга, Леонид Тягачевның ярышлар узачак тау чаңгылары клубына килдек. Беренче көннәр кояшлы булды, рәхәтләнеп шудык, китәсе дә килмәде. Күнегүләрдән соң ял итеп алгач, чаңгыларны чистартырга, әзерләргә керештек.

Икенче көнне Мәскәү өлкәсе чемпионаты булды. Ярышны кызлар башлап җибәрде. Гөлзидә белән мин 20 һәм 21 нче булып киттек. Кызлардан соң малайлар чаңгыга басты. Ярыйсы гына чыгыш ясадык: 30 кыз арасында Гөлзидә 7 нче, мин - 8 нче, Рубин 55 малай арасында 30 нчы урын алды.

28 гыйнварда Александр Жиров хөрмәтенә ярышлар булды. Анда бөтен Россиядән килгән тау чаңгычылары катнаша. Мәскәү өлкәсендә һәр елның кышында уздырыла торган шушындый дәрәҗәле ярышларда катнашу хокукы бирелгәнгә без бик шатланабыз һәм горурланабыз. Үзебезнең бәйгедәге нәтиҗәләребездән канәгать.

Кайтыр юлга чыккач, бераз Мәскәүне карый алдык. Ул - тарих, кабатланмас архитектура һәй-кәлләре, аларны гомереңдә бер мәртәбә булса да күрергә кирәк. Сәяхәт кызыклы булды.

Безнең белешмә

Александр Жиров - күренекле тау чаңгычысы, СССРның халыкара класстагы спорт мастеры, күп тапкырлар СССР чемпионы исемен яулаган, Дөнья Кубогының 4 этабында җиңгән кеше. Ул слалом һәм гигант слалом буенча махсус шөгыльләнгән. Тау чаңгылары белән туган авылы Деденеводан ерак түгел Щуколово авылында шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры - Валентин Михайлович Широков.

Александр 1983 елның 18 маенда өч дусты белән Щуколово авылыннан ерак түгел юл фаҗигасенә юлыга. Ике дусты һәм Жиров шул урында һәлак булалар, ә берсе авыр яраланулардан хәтерен югалта. Тикшерү авария вакытында руль артында кем булуын ачыклый алмый. Александр Жировка нибары 24 яшь була, ул Мәскәү өлкәсенең Дмитров районы Щуколово авылы зиратына җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев