Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

СТАРТ БИРЕЛДЕ!

Оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак, физик культура һәм спортны пропагандалау, Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашу өчен иң көчле спортчыларны ачыклау максатында безнең районда оешма һәм предприятие хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырыла. Ярышларны уздыру урыны итеп "Биектау" универсаль спорт залы билгеләнде. Спартакиада...

Оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак, физик культура һәм спортны пропагандалау, Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашу өчен иң көчле спортчыларны ачыклау максатында безнең районда оешма һәм предприятие хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырыла.
Ярышларны уздыру урыны итеп "Биектау" универсаль спорт залы билгеләнде. Спартакиада 21 нче октябрьдә волейбол ярышларыннан башланды. 6 ир-атлар һәм 5 хатын-кызлар командасы катнашты.
Кискен көрәш барышында урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Ир-атлар командалары арасында 1 урында - Биектау район электр челтәре, 2 урында - Россия Эчке эшләр бүлегенең "Биектау" муниципальара бүлеге, 3 урында - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 4 урында - район мәгариф бүлеге, 5 урында - үзәк район больницасы, 6 урында - "Энергосбыт"ның Идел буе бүлеге.
Хатын-кызлар командалары арасында 1 урында - район мәгариф бүлеге, 2 урында - Россия Эчке эшләр бүлегенең "Биектау" муниципальара бүлеге, 3 урында - Пенсия фонды идарәсе, 4 урында - үзәк район больницасы, 5 урында - "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Калган командаларга киләчәктә уңышлар телибез. Алда әле ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шашка, өстәл теннисы, ир-атлар арасында мини-футбол буенча ярышлар булачак. Ярышларның әлеге төрләрендә башка оешмалар һәм предприятиеләр дә катнашыр, дип өметләнәбез.

Э.Дәминова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев