Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спортка багышланган гомер

Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә үткән Универсиаданы бөтен республика халкы тү-земсезлек белән дә, шатланып та, бераз шомланып та каршы алды. Террорлык актлары булмыйча, тыныч кына узсын иде, дигән уй белән яшәдек ул вакытларда. Газета битләреннән, телевизордан көндәлек яңалыкларны карап бардык. Универсиада турында "Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан мәкалә-ләрне аеруча дулкынланып укыдык, чөнки...

Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә үткән Универсиаданы бөтен республика халкы тү-земсезлек белән дә, шатланып та, бераз шомланып та каршы алды.

Террорлык актлары булмыйча, тыныч кына узсын иде, дигән уй белән яшәдек ул вакытларда. Газета битләреннән, телевизордан көндәлек яңалыкларны карап бардык. Универсиада турында "Биектау хәбәрләре" газетасында чыккан мәкалә-ләрне аеруча дулкынланып укыдык, чөнки анда безнең район спортчылары да катнашты бит.
Минем бу язмам Универсиадада көрәш буенча катнашып, чемпион исемен алган Нәфис Миңнебаевның тренеры, Биектау спорт комплексында эшләүче Данис Сәлахетдинов турында.
Данис - Мүлмә авылы егете. Ул 1970 нче елда туган. Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаган. Ул үзен укыткан физкультура укытучысы Рөстәм Гарәфиевне сагынып искә ала. Рөстәм балалар белән спортның төрле төрдәге ярышларын күп оештырган. Көрәш, волейбол, шашка-шахмат ярышларына күп укучыларны тарткан. Мөгаен, менә шул вакытта ук Даниста спортка мәхәб-бәтне Рөстәм тәрбияләгәндер, беренче чыныгу, җиңүләрне шунда алгандыр.
Мин Мүлмә урта мәк-тәбендә 18 ел укыттым. Данисның әти-әнисен әйбәт беләм. Әнисе Фәймә озак еллар фермада сыер савучы, әтисе Әхәт осеменатор булды. Бик тырышлар иде. Авыл җирендә мал-туар асрамыйча булмый. Данис кечкенәдән менә шул эшчән гаиләдә җиң сызганып эшләп үсте. Җәй көне терлекләргә печән әзерләргә кирәк. Данис җәйләрен печән әзерләде. Авыл тирәсендә бетсә, Колачы елгасына кадәр барып печән чапкан вакытлары булды аның.
Яшүсмер вакытында Сабантуйларда көрәште. Тугызынчы сыйныфта укыганда, Мүлмә авылы Сабантуенда көрәшеп, 1986 нчы елда батыр калды. 10 нчы сыйныфта укыганда 75 килограмм авырлыктагы яшьләр арасында батыр калды. 1987 нче елда 18 яшькә кадәрге яшьләр арасында Чистайда үткән ярышларда Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.
10 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга барып, автослесарь булырга укырга керде. Аннан соң 2 ел армия хезмәте. Армиядән кайткач, Дәрвишләр бистәсендәге төзелеш техникумында укыды. Аны тәмамлагач, Казан педагогия институтының физкультура-спорт бүлегенә укырга керде. Укыган чорларда да Данис, республика ярышларында катнашып, чемпион исеме алды. 3 мәртәбә Биектау районының абсолют батыры исеменә лаек булды. Көрәш буенча 1995 нче елда Пермь өлкәсе Барда районының абсолют батыры исемен яулады.
Төзелештә дә эшләде ул. 2003 нче елда Ханты-Мансийскиның Няген шәһәрендә көрәш буенча абсолют батыр исемен алып кайтты Данис. Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда да күп тапкырлар батыр калды ул. Данис Сәлахетдинов Биектауда спорт комплексында тренер буларак күп кенә спортчылар, спорт мастерлары тәрбияләде.
Алар арасында Казан егете Радик Фәйзуллин, Коркачык авылы егете Рәмис Хәйруллиннар бар. Яшүсмерләрдән бабасы да, атасы да көрәшче Айнур Гыйниятуллинның көрәш буенча нәтиҗәләре әйбәт. 2012 нче елда Алабугада үткәрелгән ярышта III урын, Казанда үткәрелгән татарча көрәш ярышында II урынны алды. Көрәшкә өйрәтү тренердан сабырлык, түземлелек, зур осталык та сорый бит. Данис үз шәкертләренә таләпчән дә була белде.
Ул команда белән 2000 нче елдан бирле эшли.
Районга яңа җитәкче Рөстәм Кәлимуллин килгәч, аның спортка зур игътибар бирүе нәтиҗәсендә милли көрәш яңа сулыш, яңа төсмер алды, зур адымнар белән яңа уңышлар яулый башлады. 2009 нчы елда авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән ярышта Биектау районы II нче урын алды. Өч атнадан соң Татарстан беренчелегенә ярышларда 1 нче урынны алды.

2012 нче ел аеруча нәтиҗәле булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән ярышта I нче урын, Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышта II нче урын, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Әл-мәттә үткәрелгән ярышта III нче урынны алды Биектау көрәшчеләре.

Район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин уңышларга канәгатьләнеп, туктап калмый. Спорт ярышларын һәрвакыт күзәтеп тора, файдалы киңәшләрен бирә.
Быел җәй үткәрелгән Универсиадада үзенең тырышлыгы, тренеры Данис Сәлахетдиновның дәвамлы күнегүләр үткәрүе аркасында, 60 килограммлы үлчәү авырлыгында көрәшеп, Нәфис Миңнебаев чемпион исемен алды.
Универсиадада катнашкан Ветеринария институтының II нче курс студенткасы Анастасия Козявина да Биектау районы Бимәр авылы кызы бит. Ул самбо көрәше буенча алтын медаль алды. Биектау районыннан 2 чемпион булу барыбызны да шатландырды.
Бу уңышларга район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның спортка зур игътибары, тренерларның дәвамлы эшләүләре, спортчыларыбызның искиткеч тырышлыгы аркасында ирешелде.
Хөрмәтле Данис! Үз көрәшчеләреңнең уңышына үзең дә, тормыш иптәшең Фәния дә, ике кызың да, әти-әниләрең, туганнарың, дусларың, якын күршеләрең, авылдашларың да сөенәләр бит.
Син тормышта да тырыш, булдыклы кеше. Казыксыз җиргә казык кагып, Коркачык авылында, кыйблага каратып, яңа өй салдың. Җәй көннәрендә сәгать өчтә торып, "Эх, ямьледер җәйләрнең таңнары!" - дип эчтән көйли-көйли печән дә чабып кайтасың, балык тотарга да өлгерәсең. Кыш көннәрендә чаңгыда йөреп кайтасың.
Синең ишек алдыңда да күңелле. Абзарыңда сыер, бозаулар, ишек алдыңда тавык-чебешләр. Дусларың бүләк иткән япон әтәче һәм тавыкларының ишек алдында кытаклап йөрүләре үзе бер матурлык, җанга тынычлык бирә кебек. Данис, мин сине бәхетле саныйм. Яраткан хезмәтең, сине хөрмәтләп, яратып-тәр-бияләп торган, әти-әниеңне, туганнарыңны хөр-мәтләгән хатының Фәния, мәктәптә уку алдынгылары саналган ике кызың Алсу, Роза бар.
Фәния дә бик уңган. Ул аш-су пешерергә дә бик оста, яшелчәләр үстерергә дә ярата. Газета укучыларга Фәниянең бик тә туган җанлы булуын җиткерәсем килә. Кеше 7 буынга кадәр туган-тумачасын онытмаска тиеш, диләр. Ел саен май башында зиратка барып, каберләрне чистарту гадәткә кергән бездә. Менә быел мин Фәниянең ике кызы, абыйсы Марат белән инде күптән үлгән, авылда кабер чистартырлык кешеләре булмаган 10 каберне чистартканын күрдем. Мин аларга сокланып, Ходайның рәх-мәте яусын дип сорадым. Ялгызларның, ятимнәрнең хәлен белергә вакыт таба ул Фәния.
Хөрмәтле Данис! Сиңа Ходай тазалык-саулык бирсен. Алдагы хезмәтеңдә дә уңышлар юлдаш булсын. Биектау районы ярышларда һәрчак призлы урыннар алсын иде. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев