Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт – үзе бер дөнья ул

Гомумкешелек мәдәниятенең бер өлешенә әверелгән спорт физик яктан гына түгел, эстетик тәрбияне дә максат итеп куя. Россиянең Олимпия комитеты XXVI Бөтенроссия Олимпия көненә старт бирде. Быелгы бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм 1980 нче елда Мәскәүдә XXII Олимпия уеннары уздырылуның 35 еллыгына багышланды. 2015 нче елның 27 июнендә...

Гомумкешелек мәдәниятенең бер өлешенә әверелгән спорт физик яктан гына түгел, эстетик тәрбияне дә максат итеп куя.

Россиянең Олимпия комитеты XXVI Бөтенроссия Олимпия көненә старт бирде. Быелгы бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм 1980 нче елда Мәскәүдә XXII Олимпия уеннары уздырылуның 35 еллыгына багышланды. 2015 нче елның 27 июнендә Россиянең барлык төбәкләрендә бик матур спорт бәйрәме булды.

1894 нче елның 23 нче июнендә барон Пьер де Кубертен Халыкара Олимпия комитетын оештыра. Ә хәзерге бәйрәм шул датаны мәңгеләштерү өчен сайлап алынган. Әлеге бәйрәм уңаеннан оештырылучы спорт чараларында төрле яшьтәге кешеләр катнаша. «Спортта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу» дигән лозунг нәкъ менә шушы ярышлар өчен урынлы да инде. Бөтенроссия Олимпия көне чын спорт бәйрәме булып санала, шуңа күрә Россиянең барлык төбәкләрендә уздырылучы чаралар күп кеше килүгә исәпләнгән. Кагыйдә буларак, алар спорттагы җирле милли традицияләрне чагылдыра. Ярышлар спортның төрле төрләре буенча уза: җиңел атлетика, волейбол, баскетбол, гер спорты, шахмат һ.б. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар, бүләкләр, истәлекле сувенирлар бирелә.

Биектау муниципаль районында Бөтенроссия Олимпия көненең ачылу тантанасы Биектау станциясе бистәсендәге спорт комплексында булды.

Көчле Россия - сәламәт Россия! Олимпиада кайда узса да, дөньяның барлык урыннарында безнең олимпиячеләргә Бөек Россиягә ышану ярдәм итә.

Бөтенроссия Олимпия көненең төп максатлары һәм бурычлары түбәндә-геләр:

- Биектау муниципаль районы халкын физик культура һәм спорт бе-лән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

- сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау;

- тормышка уңай мөнә-сәбәт формалаштыру;

- гражданлык һәм ватанпәрвәрлек үзаңын тәрбияләү.

Бөтенроссия Олимпия көне Биектау станциясе бистәсендәге спорт учреждениеләрендә үтте: «Спорт комплексы»нда, «Биектау» универсаль спорт залында, «Биектау» Боз сараенда, шулай ук районның авыл җирлекләре территорияләрендә.

Көн дәвамында футбол, волейбол, бокс, ирекле көрәш, хоккей, җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, шашка буенча ярышлар барды.

Олимпия уеннары ул - дуслык, үҗәтлек, җиңүгә омтылыш; ул - матур һәм гадел спорт. Ә спорт - үзе бер дөнья. Ярышларда спортчылар гына түгел, бу юлга яңа гына аяк басучылар да катнашты. Аларның яшьләре дә, һөнәрләре дә төрледән-төрле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев