Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт – ул ышанычлы чынбарлык та, өметле һәм сәламәт киләчәк тә

Без шәһәрләрдә генә зур спорт белән шөгыльләнергә мөмкин дигән фикергә күнеккән. Район-авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр җитеп бетми: спорт корылмалары, мәйданчыклар саны аз, балалар белән эшләргә теләүче тренерлар саны да чикле дип уйлыйбыз. Тик Биектау районының спорт өлкәсендәге уңышларын күргәч, эшнең финансларда яки спорт корылмалары күплегендә генә түгел икәнлеген аңлыйсың (авт. -...

Без шәһәрләрдә генә зур спорт белән шөгыльләнергә мөмкин дигән фикергә күнеккән. Район-авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр җитеп бетми: спорт корылмалары, мәйданчыклар саны аз, балалар белән эшләргә теләүче тренерлар саны да чикле дип уйлыйбыз. Тик Биектау районының спорт өлкәсендәге уңышларын күргәч, эшнең финансларда яки спорт корылмалары күплегендә генә түгел икәнлеген аңлыйсың (авт. - Районыбызда шөгыльләнергә теләгән кешегә спорт корылмалары да җитәрлек).

Биектау районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миннебаевның хәзерге көндә Биектау районында футбол һәм хоккей командаларының эшчәнлеге турында кызыксындык: "Хоккей буенча Биектау командалары хәзерге вакытта сезон алды җыеннары, иптәшләрчә очрашулар уздыру белән мәшгуль. Ришат Сәйфетдинов җитәкчелегендәге 2006 елгы яшүсмерләрдән торган Биектау хоккей командасы Казан шәһәрендә узган турнирда алты команда арасында беренче урынны, 2007 елгы яшүсмерләрдән торган команда (тренеры Айдар Хаматов) Түбән Новгород өлкәсе Шахунья шәһәрендә өченче урынны яулап кайтты. Руслан Талипов җитәкчелегендәге Биектау районының иң күп титуллы саналган 2005 елгы егетләрдән торган хоккей командасы узган атнада Казанда "Авиатор" командасы белән узган иптәшләрчә очрашуда көндәшләрен 1:13 исәбе белән җиңүгә иреште.
Сезон башланыр алдыннан, командаларның һәрберсенә киләсе елга билгеле бер бурычлар куелды. Әйтик, 2005 елгы хоккейчы егетләргә Россия беренчелегенең "А" лигасында безнең районыбызны, республиканы яхшы яктан күрсәтергә, призерлар исемлегенә эләгергә; 2006 егетләр белән яшь хоккейчыларның Бөтенроссия "Алтын алка" ярышларында чыгыш ясап, югары күрсәткечләргә ирешергә; 2007, 2008, 2009 елгы егетләр белән бөтен көчне Хоккей Федерациясе кубогы призлары өчен һәм Республика беренчелегендә югары нәтиҗәләргә күрсәтүгә юнәлдерергә".

Футбол буенча сезон инде ахырына якынлашып килә, Биектауның "Эверест" командасына өч кенә уен уйныйсы калган. Монда да район командалары чагыштырмача югары урыннарда бара. Татарстан Республикасы беренчелегенең Беренче лигасында чыгыш ясаучы районның өлкәннәр командасы узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә көндәшләре белән уртак нәтиҗәгә (4:4) уйнады (голларны Сергей Сидоренко (2 гол), Николай Колобанов, Нәфис Миннебаев кертте). Бу атнада турнир таблицасында бер уен запасы белән өченче урында барган "Нижнекамскнефтехим" командасы белән уен көтелә. (авт. - Уен Биектауның яңа футбол кырында 27 август 16.00 сәгатьтә булачак). "Быел күрсәткечләр яхшырды. Дүртенче урынны саклап калырга иде. Узган ел беренче лиганы алтынчы урында тәмамлаган идек", - дип фикерләре белән уртаклашты Нәфис Наилович.

2005-2006 елгы яшүсмерләр 22-24 август көннәрендә Алабугада Татарстан Республикасы беренчелеге финалында катнаша. Монда да көндәшләр көчле, алар арасында Алабуга, Аксубай, Кама Тамагы, Теләче, Ютазы районының Әпсәләм авылы командалары бар.

Балаларга күбрәк әйләнә- тирәдәгеләре, укытучылары, лидерлары зур йогынты ясый. Аларга нәрсә тәкъдим ителә, алар шуңа тартылып китә. Районда спортның тәэсир итү көче искиткеч зур икәнлеген һәм балаларны спортка тартырга кирәк икәнне җитәкчелек тә, башкарма комитетның балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү бүлегендә яхшы аңлыйлар. Бу юнәлешне иң алдынгы өлкәләрдән чыгаруның да үз максатлары бар- иң мөһиме - сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау.

Спорт өлкәсендәге районыбызның уңышлары яңадан- яңа кешеләрне, гади Биектау халкын сәламәт яшәү рәвеше белән яши башларга рухландыра. Трибунадан үз командаң өчен, үз балаң өчен җан атып утыруның, хисләр ташып чыгуның ни икәнен күп кенә Биектау кешесе инде белеп өлгерде. Моның өчен сәламәт яшәү рәвешен үзенә төп шөгыль итеп сайлаган яшүсмер егетләребезгә, аларны туплап, бербөтен иткән тренерларга, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган район җиткәчелегенә һәм башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев