Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт - сәламәтлек нигезе

Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый. Шул максаттан чыгып, безнең мәктәптә һәрвакыт төрле чаралар оештырыла. Иртәдән кичкә кадәр хоккей мәйданчыгының балаларның шатлыклы авазларыннан тынып торганы юк. Физик тәрбия сәгатьләрендә кызлар тимераякта төрле күнегүләр ясарга, егетләр хоккей...

Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый.

Шул максаттан чыгып, безнең мәктәптә һәрвакыт төрле чаралар оештырыла. Иртәдән кичкә кадәр хоккей мәйданчыгының балаларның шатлыклы авазларыннан тынып торганы юк. Физик тәрбия сәгатьләрендә кызлар тимераякта төрле күнегүләр ясарга, егетләр хоккей уйнарга өйрәнә. Башлангыч сыйныфлары да мәктәптән кайтуга шул мәйданчыкка ашыга. Нәниләр уйнап арып, өйләренә тарала башлауга, урта сыйныф укучылары дәрес хәзерләп бетергән була, тимераякларын күтәреп, алар килеп җитә. Кич җитүгә ялт итеп баганада утлар кабына, монда инде безне, ягъни өлкән сыйныф укучыларын, авыл яшьләрен күрергә була. Күрше- тирә авыллардан да бирегә еш киләләр. Хоккей турнирлары да бу чорда бик еш оештырыла.
Мәктәбемдә ГТО фестивален дә ашкынып көтеп алам. Чөнки аны спорт-сәламәтлек көне итеп кенә түгел, ә бәйрәм рухында күңелле ял итеп уздыру матур гадәткә әйләнде. Ул 16 гыйнвар көнне дәресләрдән соң башланды. Барлык мәктәп укучылары, укытучылар гына түгел, әти-әниләр дә катнашты. Ул көнне укытучыларыбыз спортның кеше тормышындагы роле, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмиятен ассызыклап, ГТО нормативларын аңлаттылар. Аларны үтәү графиклары белән таныштырып, анда актив булырга өндәделәр. Ах, көне дә искиткеч матур, рәхәтләнеп күкрәкләрне тутырып саф һаваны сулыйсы гына килеп тора! Ничек итеп чаңгыга басмыйсың инде?! Иң беренче чаңгы ярышлары үткәрелде. Һәр сыйныфтан өлгерләр, җитезләр билгеләнде. Аннан соң, хоккей мәйданчыгына килеп, тимераякларны киеп куйдык, физкультура укытучыларыбыз барлык катнашучыларны ике командага бүлделәр. Күңелле стартлар башланды. Кызлар арасында, булдыра алганча, фигуралы шуу күренешләре дә күрсәтелде. Фестивальнең соңгы этабында укучылар һәм өлкәннәр арасында (укытучылар, әтиләр, авыл яшьләре) хоккей турниры узды. Сыйныф җитәкчеләре, сыйныфташ кызлар һәм тамашаны карарга килгән авылдашлар аларга көч биреп тордылар. Бәйрәмнән күтәренке, яхшы кәеф белән таралыштык.
Без гаиләбез белән спортка битараф түгел. Әтием Сабиров Тәлгать күптән түгел генә республика күләмендә муниципаль җитәкчеләр арасында оештырылган шахмат ярышында 1 нче урынны алды. Алар абыем Илназ белән хоккейны да бик оста уйныйлар, тау чаңгыларында шуалар. Абыемның Казан федераль университетының спорт бүлегендә белем алуын да әйтеп үтәсем килә. Әнием Гөлназ шашканы оста уйный, кичләрен вакыты булганда тимераякта шуарга ярата. 5 нче сыйныфта укучы сеңлем Инзилә көн саен өстәл теннисы буенча район спорт үзәгенә түгәрәккә йөри, бу көннәрдә тренеры Миндрюкова Ирина белән республика ярышына хәзерләнәләр. Алдагы елларны гаиләбез белән берничә көн дәвамында барган "Әти-әни, мин - спорт сөюче гаилә" ярышларында катнашып, Мамадышта 4 нче, Алабуга шәһәрендә 3 нче призлы урыннар яуладык. Сәламәт тәндә - сәламәт рух диләр. Барлык гаиләләр дә спорт белән дус булса иде!
Илүзә САБИРОВА,
10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев