Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт начар гадәтләрдән котылырга ярдәм итә

Сәламәт булуның юлы бер - хәрәкәт итү. Әйе, сәламәтлек чыннан да - кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә дә бүләк итә алмыйсың. Шунлыктан, озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган...

Сәламәт булуның юлы бер - хәрәкәт итү. Әйе, сәламәтлек чыннан да - кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә дә бүләк итә алмыйсың. Шунлыктан, озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга, үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә мөһим.

Ни өченме? Чөнки йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр хәзерге көндә бик киң таралган, алар синең янда гына йөри. Аз гына юлдан тайпылсаң, сине үзенең зәhәр кочагына алырга көтеп кенә торалар. Сәламәтлекне ныгыту, саклау өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Спорт белән дуслашу өчен махсус клуб яисә зал да, күпләгән җиhазлар да кирәкми бит. Иртәләрен саф hавада йөгер, зарядка яса, яшьтәшләрең белән туп тибешле уйна, чанада, чаңгыда шу... Спорт ул - кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык, батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче.
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, гел шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үз алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала.
Ямаширмәдәге "Йолдыз" балалар бакчасында да балаларда физкультура һәм спортка кызыксыну уяту, актив ял итәргә өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, физик күнегүләр ясау белән кызыксыну уяту чаралары уздырыла. Шушы максаттан "Спорт - начар гадәтләргә каршы" акциясе кысаларында 3 төркемдә дә ачык физик ял сәгатләре үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар: ярыштылар, биеделәр, уеннар уйнап күрсәттеләр. Балаларның йөзендә шатлык-куаныч һәм елмаю балкып торды.
Борынгы Грециядә бер таш кыяга: "Көчле буласың килсә - йөгер, сәламәт буласың килсә - йөгер! ", - дип язып куелган. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе бүген дә үзгәрмәгән. Халык та юкка гына: "Хәрәкәттә-бәрәкәт", - дип әйтмәгән. Чыннан да, спорт начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Лилия САФИУЛЛИНА,
музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев