Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт мәктәбе укучыларының яңа җиңүләре

Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә яңа ел уңышлы башланып китте. 10 гыйнвар көнне "Биектау" универсаль спорт комплексында спорт мәктәбе шәкертләре каратэ буенча төсле билбауларга ия булу өчен имтихан бирде. 17 нче гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 8-13 яшьлек балалар арасында сетокан-каратэ - көнчыгыш кара-каршы сугышы буенча Татарстанның ачык...

Биектау муниципаль районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә яңа ел уңышлы башланып китте. 10 гыйнвар көнне "Биектау" универсаль спорт комплексында спорт мәктәбе шәкертләре каратэ буенча төсле билбауларга ия булу өчен имтихан бирде.

17 нче гыйнварда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 8-13 яшьлек балалар арасында сетокан-каратэ - көнчыгыш кара-каршы сугышы буенча Татарстанның ачык беренчелеге булды. Биектау спорт мәктәбе укучылары, өч алтын, ике көмеш, ун бронза медаль яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның исемнәрен дә атап үтик: Данияр Гатиев, Чынгыз Юсубов, Инсаф Минһаҗев, Динар Хәмидуллин, Александр Антонов, Камилә Сәмигуллина, Евгения Тимохина, Андрей Иванов, Солтан Әхмәтшин, Данияр Гатиев, Мәликә Зыятдинова, Доминика Зыятдинова, Анастасия Никулина, Полина Бухаркина, Никита Судаков.

Каратэчылар ярышы белән бер үк вакытта Әлки районының Базарлы Матак авылында "Кызыл Шәрык- Агро" ачык акционерлык җәмгыяте призына билбаулы көрәш турниры да узды. Ирләр, егетләр һәм үсмерләр арасындагы турнирда тренер-укытучы А.А.Бозин җитәкчелегендә Биектауның яшь көрәшчеләре катнашты. 38 килограмм авырлык категориясендә призлы өченче урынны Дөбъяз урта мәктәбе укучысы Гадел Галиуллин алды. Дүртенче урын Дөбъяз урта мәктәбе укучылары Ришат Гобәйдуллин белән Рүзәл Камалиевка эләкте. Ришат Гобәйдуллинның үсмерләр арасында халыкара класслы спорт мастерлары Н.В.Измайлов һәм Г.Ф.Новиковка багышланган грек-рим көрәше буенча ачык беренчелектә катнашуын да билгеләп үтәсе килә. Ришат 36 килограмм авырлык категориясендә көмеш призга лаек булды.

Реклама

Гыйнварның 11еннән 17сенә кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә хатын-кызлар боксы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге уздырылды. Анда 48 килограмм авырлык категориясендә призлы өченче урынны спорт мастерлыгына кандидат - балалар-үсмерләр спорт мәктәбе укучысы Дарья Осипова яулады. Ул тренер-укытучылар Э.Д.Гобәев һәм М.З.Вәлиуллин кул астында шөгыльләнә. Беренчелектә катнашучыларның саны 200дән артык иде. Алар арасында узган елгы чемпионат, шулай ук Россия һәм Европа беренчелекләре җиңүчеләре, призерлары да бар иде. Ярымфиналда безнең Даша рингта 2014 нче елгы Европа чемпионы белән очрашты. Зур тәҗрибәле чемпионга Даша оттырды, аның көндәше хатын-кызлар, үсмер кызлар һәм яшь кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең җиңүчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X