Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

СПОРТ МАСТЕРЛЫГЫНА КАНДИДАТЛАР

Яңа елның беренче айлары вакыйгаларга бай булды һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә күңелле нәтиҗәләр алып килде. Бокста җиңүләргә ирешүче спортчылар байтак. Илнар Гафиатуллин үзен тәҗрибәле спортчы буларак танытты. Һәр ярышта да осталыгын күрсәтә алды. Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия турнирында Илнар, "Б" классында өч ярышта катнашып, шундый күләмле һәм...

Яңа елның беренче айлары вакыйгаларга бай булды һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә күңелле нәтиҗәләр алып килде.
Бокста җиңүләргә ирешүче спортчылар байтак. Илнар Гафиатуллин үзен тәҗрибәле спортчы буларак танытты. Һәр ярышта да осталыгын күрсәтә алды. Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия турнирында Илнар, "Б" классында өч ярышта катнашып, шундый күләмле һәм абруйлы турнирда җиңеп чыкты. Әлеге спортчының тренеры Мирхәт Марат улы Мостафин, ул тренерлар конференциясендә Татарстан Республикасы үсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры итеп сайланды.
Районыбызның яшь теннисчысы Михаил Миндрюковның исеме дә бик күпләргә билгеле, ул күптәннән инде үзен киләчәге өметле спортчы итеп танытты. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңү яулап, Михаил рейтингны ышанычлы рәвештә күтәрә барды. Россия Беренчелеге финалында безнең спортчы икенче урынны алды. Нәтиҗәдә Михаил, рейтингта 750 берәмлек туплап, соңгы елда унбер спортчы - спорт мастерлыгына кандидатларны уздырып, югары биеклеккә күтәрелде. Ул үзенең әнисе - Ирина Владимировна Миндрюкова җитәкчелегендә шөгыльләнә. Аларга карап, баланы тәрбияләүдә һәм аны югары үрләрне яуларга өйрәтүдә гаилә искиткеч зур роль уйный, дип ышанып әйтергә була.
Бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе таләпләрен һәм шартларын үтәү нигезендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Илнар Гафиатуллин белән Михаил Миндрюковка Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан "Спорт мастерлыгына кандидат" дигән спорт разряды бирелде.
Спорт өлкәсендә шушындый мөһим исем бирелү белән үсмерләрнең үзләрен, тренерларын һәм, әлбәттә, әти-әниләрен котлыйбыз. Хәзер алар алдына тагын да катлаулырак - ирешкән уңышны
югалтмау һәм яңа спорт үрләрен яуларга тырышу бурычы куела.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев