Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Спорт белән дус яшибез

7-8 гыйнварда "Ак Барс" Спорт сараенда милли көрәш буенча Татарстан Республикасы һәм Россиянең сигез тапкыр чемпион исемен яулаган спортчысы Данил Галиев истәлегенә багышланган республика турниры уздырылды. Ярышларда Татарстанның 22 районыннан 140 тан артык спортчысы катнашты. Турнирда 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 килограммга кадәр һәм 90 килограммнан авыррак 19-21...

7-8 гыйнварда "Ак Барс" Спорт сараенда милли көрәш буенча Татарстан Республикасы һәм Россиянең сигез тапкыр чемпион исемен яулаган спортчысы Данил Галиев истәлегенә багышланган республика турниры уздырылды. Ярышларда Татарстанның 22 районыннан 140 тан артык спортчысы катнашты.

Турнирда 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 килограммга кадәр һәм 90 килограммнан авыррак 19-21 яшьлек егетләр чыгыш ясады. Әлеге турнир йомгаклары буенча безнең җыелма команда 5 нче урынны алды. Ике көрәшчебез - Рөстәм Нургалиевкә (65 килограммга кадәр) һәм Ленар Шәяхмәтовка (75 килограммга кадәр) тиңнәр табылмады. Алар үз үлчәү категорияләрендә беренчеләр булдылар.

Биектау муниципаль районы авыл җирлекләре яшьләре арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу 15 гыйнварда Мәмдәл авыл җирлегенең Юртыш авылындагы хоккей мәйданчыгында уздырылды. Әлдермеш (Әлдермеш авылы), Алат (Алат авылы), Мәмдәл (Юртыш авылы) һәм Каенлык (Өнсә авылы) авыл җирлекләре командалары очрашты. 1 нче урын өчен Әлдермеш командасына район кубогы тапшырылды. Икенче урында Алат авылы хоккейчылары, өченче урынны Өнсә авылы командасы яулады.

Реклама

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X