Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Сәламәтлекне ныгыту өчен чаңгыга бастык!

Якшәмбе көнне, ел да уздырыла торган "Россия чаңгы юлы-2015" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына кушылып, безнең районда да шундый бәйге оештырылды. Спорт чарасы Усад авылындагы автодромда узды. Анда бөтен районнан спортның әлеге кышкы төрен яратучылар җыелып килде. Бу көнне һава торышы спортчылар өчен бик тә уңайлы булды. Көтмәгәндә шимбә көнне нык...

Якшәмбе көнне, ел да уздырыла торган "Россия чаңгы юлы-2015" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына кушылып, безнең районда да шундый бәйге оештырылды. Спорт чарасы Усад авылындагы автодромда узды. Анда бөтен районнан спортның әлеге кышкы төрен яратучылар җыелып килде.

Бу көнне һава торышы спортчылар өчен бик тә уңайлы булды. Көтмәгәндә шимбә көнне нык кына суытып җибәрсә дә, якшәмбе иртәсенә җылыта төшкән иде. Ә инде чаңгычыларга старт бирелгәндә - көндезге унберенче яртыларга һава торышы үзенең идеаль дәрәҗәсенә җитте. Әйләнә-тирәне яктыртып, җылы нурларын сипкән кояш чаңгычыларның күңелләрен күтәреп җибәрде, аларда җиңүгә омтылыш уятты.

Спорт бәйрәменең тантаналы ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов катнашты. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, ярышларның баш судьясы Нәфис Миңнебаев чаңгы узышында катнашучыларга матур теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул быелгы "Россия чаңгы юлы"ның безнең спорт державасы булуыбызны раслаган Сочи Олимпиадасы уздырылуга бер ел тулган көннәр-дә узуын билгеләп үтте. Чаңгы ярышлары ел саен һаман күбрәк кешене үзенә җәлеп итә, моның нәкъ менә шулай булуын Усадта да күрергә була иде. Узышларда берничә йөз кеше, шул исәптән 143 җитәкче катнашты. Барлыгы 22 узыш булды, 10 сы - мәктәп укучылары арасында, 12 се - төрле яшьтәге өлкәннәр арасында.

"Россиянең чаңгы юлы-2015"тә катнашкан иң актив коллективлар Усад урта мәктәбе, Биектауның 1, 2, 3 нче мәктәпләре, район эчке эшләр бүлеге, үзәк район хастаханәсе, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район хакимияте һәм башкарма комитеты, хәрби комиссариат, прокуратура, авыл җирлекләре, "Сандугач", "Солнышко", "Подсолнушек" һәм башка балалар бакчалары булды.

Ярышларда, башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, пенсионерларга кадәр актив катнашу үзеннән-үзе шатлыклы күренеш. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр. Безнең районда чаңгы узышларында ел саен катнаша торган берничә гаилә бар. Болар - Камаловлар, Сәфәргалин-Гаевскийлар, Шакировлар, Биккениевләр һәм башкалар.

Өлкәннәр төркемендә (60 яшькә кадәргеләр) финишка беренчеләрдән булып Камил Гыйльфанов (Чыпчык урта мәктәбе), Равил Сафиуллин (Айбаш авыл җирлеге) һәм Надыйр Лотфуллин (Айбаш урта мәктәбе) килде, алар 1, 2, 3 урыннарны алдылар. 60 тан узган ир-атлар арасында иң яхшы чаңгычылар булып район судыннан Һади Киямов, Бөреледән Михаил Романов һәм Усад урта мәктәбе директоры Фәрит Хәлиуллин танылды. 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында иң яхшы чаңгычы исеменә спортның кышкы төрләре буенча ярышларда даими катнашучы, район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Наталья Бренделева лаек булды. Икенче урында - Биектаудан Дания Шакирова, өченчедә - Олы Битаманнан Эльмира Гәрәева.

Өлкәннәр төркемендә призлы урыннарны Усад мәктәбеннән Гөлфирә Мифтахова, Бөреледән Сайдә Хәйретдинова һәм Казаклардан Зөлфия Саттарова яулады.

Чаңгы узышында катнашкан иң кечкенәләргә тукталып үтү дә урынлы булыр. Финишка барыннан да тизрәк Ямаширмә, Дөбъяз һәм Күлле мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары килде. Болар - Ямаширмәдән Нияз Гыймадиев, Рания Хәйруллина, Рамилә Яруллина, Разель Хәсәншин, Дөбъяздан Ильяз Батырханов һәм Күлледән Шаймә Борһанова.

Ярышта җиңүчеләргә истәлекле призлар - спорт баш киемнәре һәм матур шарфлар, шулай ук район башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Мөхлисов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, "Тулпар" тәрбия эше Үзәге директоры Наталья Владимирова котлады.
Бәйге тәмамлануга чаңгы ярышында катнашучылар өчен Усад мәдәният йортында тәм-томнар белән кайнар чәй әзер-ләп куелган иде.

Күп кешене чаңгыга бастырган традицион чаңгы ярышы оешкан төстә һәм күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев