Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Сәламәтлегебез үз кулыбызда

"Бездә бүгенге көн спортка багышлана!" - Бөтенроссия балалар сәламәтлеге көне Чернышевка гомуми белем бирү мәктәбендә менә шушындый лозунг бе-лән узды. Бу бәйрәмдә 1-9 сыйныф укучылары барысы да актив катнаштылар. Укучылар һәм укытучылар спорт залына җыелдык. Зал флаерлар һәм стена газеталары белән бизәлгән иде. Чараны тантаналы итеп педагог-оештыручы Екатерина Сәгыева җитәкчелегендәге...

"Бездә бүгенге көн спортка багышлана!" - Бөтенроссия балалар сәламәтлеге көне Чернышевка гомуми белем бирү мәктәбендә менә шушындый лозунг бе-лән узды. Бу бәйрәмдә 1-9 сыйныф укучылары барысы да актив катнаштылар.

Укучылар һәм укытучылар спорт залына җыелдык. Зал флаерлар һәм стена газеталары белән бизәлгән иде. Чараны тантаналы итеп педагог-оештыручы Екатерина Сәгыева җитәкчелегендәге "SMS-балалар" отряды агитбригадасы башлап җибәрде.
Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галиева җитәкчелегендә хокук тәртибе бозуларга каршы көрә-шүче "Лидер" отряды "ГТОны каршылап!" дигән дәртләндергеч флеш-моб уздырды. Бу отрядка 9 сыйныф укучылары барысы да йөри. Алар күңелле генә тел чарлатып алдылар, шуның белән барлык укучыларны активландырып, җанландырып җибәрделәр. Аннары "Лидер" төркеме әгъзалары ГТО спорт-сәламәтләндерү комплексының барлык 19 төре турында сөйләп тә, күрсәтеп тә бирделәр. ГТО төрләрен күрсәт-кәндә һәм аңлатканда 9 сыйныф укучылары башкаларны күрсәтмә флешмобка җәлеп иттеләр. Балаларның ГТО нормаларын үтәвен барысы да кызыксынып, сокланып күзәттеләр һәм кул чабып, дәртләндереп тордылар.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Парфенова 1-2 сыйныф укучылары өчен "Мин сәла-мәтлегемне саклыйм, үземә үзем булышам!" дигән ачык сыйныф сәгате уздырды. 3-4 сыйныф укучылары Людмила Бикбаеваның "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән әңгәмәсен тыңладылар. Дәрес-уен вакытында укучылар көн режимы, гәүдә чисталыгы, спорт, зарарлы һәм файдалы гадәтләр, файдалы ризыклар белән туклану, чыныктыру алымнары турындагы сорауларга кыю җавап бирделәр. Презентация һәм видеороликлар карадылар. 5-9 сыйныф укучылары 8 сыйныф укучылары янына ачык сыйныф сәгатенә керделәр. Сыйныф җи-тәкчесе Венера Хәкимова белән бергә "Үзеңне туберкулездан сакла" ачык сыйныф сәгате уздырдылар, авыруның ничек килеп чыгуы, инфекция чыганаклары, туберкулезның төрләре һәм аның билгеләре турында сөйләделәр. Авыруны йоктырмауга аеруча зур игътибар бирелде. Укучылар әлеге тема буенча бик матур презентация әзерләделәр. Һәр елны 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы кө-рәш көне уздырыла. 1912 елдан бирле акчәчәк (ромашка) туберкулезга каршы көрәш символы булып тора. Венера Сәет кызы шулай ук 2015 елның Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителүен дә аңлатып үтте. Һәр кешенең актив тормыш рәвеше алып баруы әлеге авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Без бу көнне укучылар үзләренең сәламәтлекләре турында мөмкин кадәр күбрәк белсеннәр иде, дигән максатны куйдык. Кызлар янына әңгәмәгә Усад участок хастаханәсе акушер-гинекологы Зөлфирә Садриеваны чакырдык. Ул тәнеңне чиста тоту, яшь үзенчәлекләре, авырулар турында сөйләде һәм сәламәтлекне саклауга кагылышлы киңәшләр дә бирде.

Шундый көн ничек "Күңелле стартлар"сыз узсын инде! Укытучылары Марина Бәдретдинова һәм Аделия Шакирова белән бергә 1-4 нче сыйныфлар ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Реклама

Тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Митряева җитәкчелегендә өлкән сыйныф укучылары бу көнне "хәвефле төркем"гә керүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән социаль-психологик тест сорауларына җавап бирделәр. Анда 13 яшьлек малайлар һәм кызлар катнашты.

Көн кичкә авышканда барлык укучылар да 7-9 сыйныфлардан ике команданың мини-футбол буенча физик культура укытучысы Рафил Низамов җитәкчелегендә уздырылган спорт уенын карадылар.

Сәламәтлекне сатып алып булмый, аны сакларга кирәк. Сәламәтлек көне шушындый бик тә файдалы киңәш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев