Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Шашкачылар белән горурлана алабыз

Башны эшләтә торган уен - шашка белән күпләр балачактан ук мавыга. Көндәшеңнең киләсе мизгелдә нинди йөреш ясаячагын алдан күрә белү һәм анализлау осталыгы, җыйнак һәм эзлекле эш итү - каралы-аклы тактада уңышка ирешүнең нигезе. Кече яшьтәге шашкачылар арасында халыкара шашка буенча Яшел Үзән районының ачык беренчелеге районның яшь талантлар белән...

Башны эшләтә торган уен - шашка белән күпләр балачактан ук мавыга.

Көндәшеңнең киләсе мизгелдә нинди йөреш ясаячагын алдан күрә белү һәм анализлау осталыгы, җыйнак һәм эзлекле эш итү - каралы-аклы тактада уңышка ирешүнең нигезе.

Кече яшьтәге шашкачылар арасында халыкара шашка буенча Яшел Үзән районының ачык беренчелеге районның яшь талантлар белән горурланырга хакы булуын күрсәтте. 1 нче Биектау урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Зарина Золотова, шашка уены белән беренче генә елын шөгыльләнсә дә, үз категориясендә өченче урынны алды. Алина Даутова белән Азат Юнысов та йөзгә кызыллык китермәделәр, үз категорияләрендә мактаулы өченче урыннарны алдылар. Дөбъяз мәктәбенең Ринат Хәсәнов җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылары да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Тагын бераз гына тырышсалар, алар хаклы рәвештә лаеклы урынны алачаклар.

1 нче мәктәптә 20 апрельдә рус шашкасы буенча авыл районнарыннан җыелган өлкәннәр арасында республиканың шәхси-команда беренчелеге булды. Татарстанның төрле почмакларыннан килгән ундүрт команда шәп итеп уйный белүләрен күрсәтергә тиешләр иде. Безнең район данын Павел Иванов, Ленар Минҗанов, Ринат Хәмидуллин, Миңнегөл Хәмидуллина яклады. Такталар янына осталыклары буенча бер дәрә-җәдәге көндәшләр җыелды, шуңа күрә шашкачылар арасында көрәш ярыйсы гына кызды. Безнең спортчылар, Саба районының көчле командасыннан гына калышып, мактаулы икенче урынны алдылар. Өченче урында - Балтач командасы. Шәхси зачетта беренче урында Лаештан Рәдиф Шәрифуллин, икенче һәм өченче урыннарда Биектау шашкачылары Ленар Минҗанов белән Павел Иванов.

26 апрельдә Дәрвишләр бистәсендәге 140 нчы гимназиядә "Могҗиза-шашка" призына узган ярышларда башкаладан һәм якын-тирә районнардан 13 яше тулмаган яшь спортчылар җыелды. Безнең районнан анда
1 нче Биектау мәктәбенең өлкәннәр һәм кечкенәләр группасы, шулай ук Учхоз шашкачылары катнашты. 1 нче мәктәпнең Азат Юнысов, Ирек Сафиуллин, Рәсим Мәрдәнов, Алина Даутова составындагы өлкәннәр командасы лаеклы көндәшләр белән кискен көрәштә беренче урынны яулады. Мактаулы өченче урында - Антон Дудкин, Денис Федоров, Денис Симонов, Карина Дудкина составындагы Учхоз мәктәбе командасы.

Шашка һәм шахмат буенча 2 нче мәктәптә узган Татарстан беренчелеге (двоеборье) Рәшид Нәҗметдинов истәлегенә багышланды. Ярышта катнашу өчен безнең районга спортчылар республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан, Чува-шиядән, Мари Элдан килделәр. Биектау данын шашкачылар Альберт Вәлиуллин, Павел Иванов, Ленар Минҗанов, Ринат Хәмидуллин яклады. Уенчыларның һәркайсы да үзенең осталыгын, кирәкле мизгелдә дөрес карарга килә белүен күрсәтергә омтылды. Шашка һәм шахмат уены белән мавыгучылар спортның күп хәрәкәт-ләнү таләп итми торган интеллектуаль төрләренең уенчыдан зур ихтыяр көче соравын беләләр, чөнки шашка партиясе берничә сәгатькә сузылырга мөмкин. Шахмат-шашка турнирында җи-ңүчеләр билгеле булды: беренче урынны Мари Эл спортчысы Олег Иванов, икенче урынны Казаннан шашка буенча халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман, өченче урынны Казаннан шашка буенча халыкара мастер Денис Шогин алды. Безнең район спортчысы Павел Иванов бронза призердан коэффициент буенча гына калышты. Бишенче урында - Казаннан Марс Садыйков.

Турнир йомгаклары буенча җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирда катнашучылар мондый чарадан канәгать калдылар. Спорт киңлекләрендә аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев