Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Шашка уенын яратучылар турниры

Самара шәһәрендәге "Олимп" спорт лагеренда 19-26 августта шашка буенча "Идел таңнары" дип аталган Бөтенроссия турниры һәм шашка буенча Самара өлкәсенең Ачык беренчелеге узды. Монысы инде 27 нче фестиваль. Аны шашка уены буенча атказанган тренер Азик Рабинович оештырды. Россиянең иң оста шашкачысы дигән исемне яулау өчен көч сынашырга илебезнең 20 шәһә-реннән...

Самара шәһәрендәге "Олимп" спорт лагеренда 19-26 августта шашка буенча "Идел таңнары" дип аталган Бөтенроссия турниры һәм шашка буенча Самара өлкәсенең Ачык беренчелеге узды.

Монысы инде 27 нче фестиваль. Аны шашка уены буенча атказанган тренер Азик Рабинович оештырды. Россиянең иң оста шашкачысы дигән исемне яулау өчен көч сынашырга илебезнең 20 шәһә-реннән (Самара, Тольятти, Чиләбе, Казан һ.б.) йөздән артык егет һәм кыз килде.

Турнирда Татарстан Республикасыннан 9 мәктәп укучысы катнашты, аларның икесе - Биектау районыннан. Алина Даутова һәм Павел Девин - 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары, алар балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр. Турнирда Алина, классик һәм уен тизлегенә исәпләнгән программаларда 2 нче урынны алып, яхшы нәтиҗәгә иреште. Ә Павел Девинга җай чыкмады, ул очколар коэффициенты буенча үз яшь төркемендә дүртенче булды. "Олимп" спорт лагерендагы ярышларның оештырылуы балаларга бик ошады. Алар өчен кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде.

- Мондый ярышлар Болгариядә узачак дөнья чемпионатына әзерлек булып тора. Россия Федерациясеннән дөньякүләм турнирда Чиләбе өлкә-сеннән Кристина Ватолина һәм Чиләбедән Савва Заика катнашачак, - дип хәбәр итте Самара өлкәсенең шашка федерациясе президенты Олег Дашков.

Балаларны фестиваль ачылышы белән "Олимп" директоры Вячеслав Звягинцев котлады.

Павел ИВАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев