Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Шашка һәм шахмат буенча беренче спорт мастеры

Татарстан Республикасында шахмат һәм шашканы популярлаштыру - аерым тема. 28 июльдә 2 нче Биектау урта мәктәбендә Р.Г. Нәжметдиновның тууына 100 ел тулуга багышлап ярышлар уздырыла. 1 нче тур 11 сәгатьтә башлана. Соңгы елларда Биектау районы командасы шашка һәм шахмат буенча шәхси һәм команда ярышларында югары урыннар яулады. Мәсәлән, Г.А.Нуреев -...

Татарстан Республикасында шахмат һәм шашканы популярлаштыру - аерым тема. 28 июльдә 2 нче Биектау урта мәктәбендә Р.Г. Нәжметдиновның тууына 100 ел тулуга багышлап ярышлар уздырыла. 1 нче тур 11 сәгатьтә башлана.
Соңгы елларда Биектау районы командасы шашка һәм шахмат буенча шәхси һәм команда ярышларында югары урыннар яулады. Мәсәлән, Г.А.Нуреев - шашка буенча чемпион, П.В. Иванов һәм Л.Ф.Минҗанов - авыл командалары арасында шашка буенча ТР чемпионнары. Ә 2009 елда Биектау районы командасы шашка буенча да, шахмат буенча да Республика беренчелегендә 1 нче урынны алды. Безнең казанышларны танып, безгә шушы ярышларны Биектау җирендә уздыруны ышанып тапшырдылар.
Районыбызда шашка һәм шахмат 20 елдан артык, 1987 елдан башлап актив кертелә. Беренче уңышлар 90 нчы еллар азагы - 2000 нче еллар башында килә. Адель Хафизов һәм Гүзәл Гариф Мәс-кәүдә Россия беренчелегендә катнашалар. Санкт-Петербург, Мәскәү, Рязань, Самара, Сочи, Ишимбай, Омск, Ханты-Мансийск - безнең малайлар һәм кызлар ярышларда булган шәһәрләр. Без нинди генә шәһәрдә чыгыш ясасак та, барлык тренерлар, шашка һәм шахмат сөючеләр Рәшит Гыйбат улы Нәҗметдиновны көчле уенчы, СССРның атказанган тренеры буларак беләләр иде. Гиннессның рекордлар китабына кертелгән Р.Г.Нәҗметдиновның тормыш юлы һәм ирешкән казанышлары турында кыскача гына сөйләп китик.
Рәшит Гыйбат улы Нәҗ-метдинов 1912 елның 15 декабрендә Казахстан ССРның Актүбә шәһә-рендә ярлы гаиләдә дөньяга килә. 5 яшеннән ятим кала. Ерак туганнарында тәрбияләнә - башта Түбән Новгородта була, 1921 нче елгы ачлык вакытында балалар йортына эләгә. Ә бер елдан соң абыйсы Кави Нәҗми - татар язучысы (хәзер Казан урамнарының берсе Кави Нәҗми исемен йөртә) аны үзе белән шәһәргә ала. 1930 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нәҗметдинов Казан химия-технология институтының тикшеренү факультетына укырга керә. Ләкин тиздән эш-ләргә туры килә: үлчәү-ләр һәм авырлыклар палатасының кыска вакытлы курсларын узып, Одессада метрология дәүләт тикшерүчесе булып эшли (1931-1933), ә соңыннан уку белән эшне бергә алып барып, яңадан Казанда яши (1933-1937).
Абыйсы Кави Нәҗмине кулга алганнан соң Одессада яши, бераздан Казанга кайта.
1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1940 елда институтны тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышын кече политрук Нәҗметдинов Берлинда тәмамлый.
20 нче еллар азагында параллель рәвештә шахмат һәм шашка белән шөгыльләнә башлый. 1949 елда шашка һәм шахмат буенча спорт мастеры, илдә берьюлы ике интеллектуаль спорт төре буенча югары һәм ул вакытта бердәнбер булган исемне яулый.
1946 елдан ДСО "Спартак" Татсоветының шахмат буенча өлкән тренеры булып эшли.
Биш тапкыр РСФСР чемпионы (1950, 1952, 1953, 1957, 1958 нче еллар), халыкара турнирлар призеры (Бухарест, 1954 нче ел - 2 нче урын; Дондагы Ростов, 1961 ел - 2-3 урын; Баку, 1964 - 3 урын; Варна, 1967 - 3-4 урын), команда беренчелегендә СССР чемпионы (1954-1955 еллар) була.
1948 нче елдан РСФСР-ның җыелма командасы тренеры, Советлар Союзының команда беренчелекләрендә һәм СССР халыклары Спартакиадаларында биш тапкыр җиңүче, дөнья чемпионы исеменә М.Ботвинник белән узган матчта М.Тальнең секунданты.
Халыкара шахмат мастеры (1954 нче ел), Иракның шахмат федерациясе мактаулы әгъзасы (1971 ел), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1972 ел), "Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен" (1957 ел) медале, ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы (1962 ел) белән бүләк-ләнгән.
Шашка буенча РСФСР-ның вице-чемпионы, ТАССРның һәм Идел буеның күп тапкырлар чемпион исемен яулаган спортчысы. 1931, 1932, 1933 нче елларда шашка һәм шахмат буенча Одесса чемпионы. Татар телендә "Шахмат уены" (1953) дигән беренче дәреслек авторы, икенче басмасы 1982 нче елда чыккан, рус теленә тәрҗемәсе - "Шахматы" (1985 ел), "Сайланма партияләр" (1975 ел).
Республикада шахмат спортын үстерүгә керткән искиткеч зур хезмәтен танып, 1988 нче елда Бауман урамында ул яшәгән 76 нчы йортка мемориаль такта куелды. Аның истәлегенә багышлап ел да фестивальләр оештырыла: шахмат буенча - 33, шашка буенча 4 фестиваль уздырылды.
Бездәге ярышларга спортчылар Татарстанның барлык почмакларыннан киләчәк. Теләге булучыларның барысын да катнашырга яки шахматчы-шашкачыларга көч биреп торырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев