Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Шашка буенча призерлар

Июнь - уку елында башкарылган эшләргә йомгак ясый торган ай. Шахмат һәм шашка секцияләренә йөрүче укучылар үзләренең осталыкларын Сабантуй вакытында турнирларда күрсәттеләр. Шахмат буенча балалар арасында призлы урыннарны Раил Гыйльметдинов, Илдар Сәлахов һәм Дамир Сәйфуллин бүлештеләр. Шашка буенча иң яхшы күрсәткечкә Ринат Хәмидуллин иреште, икенче урында - Айнур Дәү-ләтшин һәм...

Июнь - уку елында башкарылган эшләргә йомгак ясый торган ай.
Шахмат һәм шашка секцияләренә йөрүче укучылар үзләренең осталыкларын Сабантуй вакытында турнирларда күрсәттеләр. Шахмат буенча балалар арасында призлы урыннарны Раил Гыйльметдинов, Илдар Сәлахов һәм Дамир Сәйфуллин бүлештеләр. Шашка буенча иң яхшы күрсәткечкә Ринат Хәмидуллин иреште, икенче урында - Айнур Дәү-ләтшин һәм өченчедә - Әмир Әмирханов.
Җәйнең беренче аенда шулай ук 8, 10 яшькә кадәрге балалар арасында да турнирлар узды. Анда Казан шәһәренең Совет районы мәктәпләре һәм 1 нче Биектау, Бөреле, Учхоз урта мәктәбе укучылары катнашты. 1 нче мәктәптән Дияр Сөләйманов (8 яшькә кадәр) һәм Бөреледән Арсен Мөс-тәкыймов (10 яшькә кадәр) уңышлы чыгыш ясадылар һәм беренче урыннарны яуладылар.
10 яшькә кадәрге кызлар арасында 1 нче Биектау урта мәктәбеннән Алинә Даутовага тиңнәр табылмады.
Август азагында шахмат һәм шашка секцияләренә йөрергә теләүчеләрне район үзәгендәге спорт комплексына чакырып калабыз.

Рәсемдә: шашка буенча призерлар (сулдан уңга) Бөреледән Арсен Мустәкыймов, 1 нче Биектау мәктәбеннән Алинә Даутова һәм Дияр Сөләйманов.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев