Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

СӨЕНЕП ШӨГЫЛЬЛӘНӘЛӘР

Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә спорт сыйныфларын булдыру буенча 2011 елда башланган тәҗрибә уңышлы булды кебек. 1 сентябрьдә 2 нче Биектау мәктәбенең беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә улларын махсус сыйныфка бирү мөмкинлеге, анда төп басым спорт әзерлегенә, аерым алганда, хоккейга ясалачагы турында хәбәр иткәч, әти-әниләрнең күбесе сөенгән иде. 1 "А" сыйныфында...

Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә спорт сыйныфларын булдыру буенча 2011 елда башланган тәҗрибә уңышлы булды кебек.
1 сентябрьдә 2 нче Биектау мәктәбенең беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә улларын махсус сыйныфка бирү мөмкинлеге, анда төп басым спорт әзерлегенә, аерым алганда, хоккейга ясалачагы турында хәбәр иткәч, әти-әниләрнең күбесе сөенгән иде. 1 "А" сыйныфында конкурс буенча 14 малай узды. Беренче көннән үк аларның ике остазы булды - сыйныф җитәкчесе һәм тренер.
Укуны һәм тәҗрибәле остаз Дмитрий Александрович Русин җитәкчелегендә көндәлек спорт тренировкаларын бергә алып бару малайлар өчен авырлык тудырмый. Алар энтузиазм белән спорт әзерлеген узалар, көчләрен ныгыталар, чыдамлыкларын арттыралар. "Биектау" универсаль спорт залында тренировкалардан тыш, балалар атнага ике тапкыр "Форвард" спорткомплексына зур бозга баралар, анда тимераякта шуу осталыгын арттыралар, уенны алып бару серләренә төшенәләр. Бер ел эчендә балалар күп нәрсәне үзләштерергә өлгергәннәр, хәзер икенче сыйныф укучылары үзләрен боз ярышларында сынап карарга телиләр.
Быел 2 нче Биектау мәктәбенең спорт сыйныфына укучыларны чираттагы җыйнау булды. Быел 1 "Д" сыйныфында парталар артына 22 яшь хоккейчы утырды. Укучы-спортчыларның эш режимы киеренке: дәресләр, тренировкалар, тренер Айдар Илгиз улы Хаматов белән бергәләп зур бозга чыгу.
Хоккей белән шөгыльләнүче спорт сыйныфының төп үзенчәлеге шунда: сыйныфта балалар - бердәм коллектив, ә боз кырында көндәшлек барлыкка килә. Ләкин балалар бу аерманы яхшы нияттә генә файдаланырга өйрәнәләр.
Педагоглар һәм тренерларга әти-әниләр генә түгел, оныкларының укудагы, спорттагы уңышлары белән кызыксынучы дәү әниләр һәм дәү әтиләр дә ярдәм итә. Безнең киләчәгебез - шушы балаларда.

Рәсемдә: малайлар бозда шуарга өйрәнәләр, хоккей серенә төшенәләр.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев