Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш ярышында җиңүчеләр исемлегендә биектаулылар да бар.
Туры һәм күчерелмә мәгънәсендә татар гомер буе көрәшергә тиеш, ди Салават Фәтхетдинов.
Теләченең “Батыр” спорт комплексында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов призына III көрәш турниры булып узды.
Биектау районы батырлары әлеге көрәштә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
25 килограмм авырлыкта 4 урында Ислам Рәхимов;
45 килограмм авырлыкта 3 урында Артур Мөхәммәдиев;
65 килограмм авырлыкта 2 урында Илсаф Гыймадиев;
70 килограмм авырлыкта 2урында Өлфәт Ибраһимов.
Ярышның 1-4 урын җиңүчеләренә һәркайсына кубоклар әзерләнгән иде. Салават Фәтхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә аларның махсус рәвештә Мәскәүдән ясатып кайтартканын әйтте. “Кубок бирү яшь көрәшчене яңа үрләргә этәрә”, - диде ул. Җиңүчеләрне Салават Фәтхетдинов үзе һәм ярышның мәртәбәле кунаклары бүләкләде.
Фото: Расих Фасхутдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев