Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

«Рябинушка»да Сабантуй

«Рябинушка» балалар бакчасында ул көнне иртәдән үк татарча бию көйләре яңгырый башлады. Ник дисәгез, бездә күңелле бәйрәм - Сабантуй булды. Бакчаның педагоглар коллективы спорт мәйданчыгын алдан ук төрле төстәге шарлар, флажоклар, плакатлар белән бизәп куйды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре уеннар оештыручы артистларга әверелде, милли киемнәр киде. Аннары гармунчылар һәм әйдәманнар белән...

«Рябинушка» балалар бакчасында ул көнне иртәдән үк татарча бию көйләре яңгырый башлады. Ник дисәгез, бездә күңелле бәйрәм - Сабантуй булды.

Бакчаның педагоглар коллективы спорт мәйданчыгын алдан ук төрле төстәге шарлар, флажоклар, плакатлар белән бизәп куйды.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре уеннар оештыручы артистларга әверелде, милли киемнәр киде. Аннары гармунчылар һәм әйдәманнар белән бер-гәләп, бакча территориясендә йөреп, барлык балаларны да күңелле Сабантуйга чакырдылар.

Балалар барысы да, тәрбиячеләре җитәкчелегендә, бәйрәмчә матур киемнәр, түбәтәйләр, милли күлмәкләр, камзуллар киеп, оешкан төстә, спорт мәйданчыгына җыелды.

Сабантуйны физик тәр-бия инструкторы Гөлшат Шәрипова белән татар телен өйрәтү тәрбиячесе Флера Әхмәтшина алып барды. Алар балаларга бу бәйрәмнең тарихын, аның язгы кыр эшләре беткәч үткәрелүче хезмәт һәм күңел ачу бәйрәме булуы турында, аның халыкны берләштерүе, күңелне күтәрүе, кешеләргә шатлык өләшүе турында сөйләделәр.

Балалар да бәйрәмгә алдан әзерләнде: шигырь-ләр, биюләр өйрәнде. Татар милли күлмәкләрен киеп, тәрбиячеләр башта «Шома бас» биюен башкарды. Аннары балалар яз турында, Сабантуй турында шигырьләр сөй-ләделәр, «Әпипә»не биеделәр.

Зур капчыкка бүләкләр тутырып, Сабантуйга кунакка Батыр да килде. Капчыгында ни генә юк: аркан, сугышу өчен капчыклар, киеп чабар өчен капчыклар, кашыклар, йомырка, балчык чүлмәк, чиләкләр... Балаларга Батыр, шушы әйберләрне кулланып, уеннар уйнарга, ярышырга тәкъдим итте.

Алып баручылар балалар белән көянтә белән йөгерү, капчык сугышы, йомыркалы кашыкны кабып йөгерү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уен-ярышлар оештырды.

Барлык төркемнәрдә дә балалар ярышларда мавыгып һәм бик кызыксынып катнашты. Өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары капчык киеп узышу, көянтә белән йөгерүдә актив булды. Кечкенә һәм уртанчы төркемнәргә йөрүче сабыйлар, шау-гөр килеп, капчык сугышында, чүлмәк ватуда ярышты. Карап торучылары исә дусларына дәрт биреп торды. Ярышларда бакчаның хезмәткәрләре дә катнашты. Балаларның һәркайсы үз нянясы, үз тәрбиячесе өчен җан атты.

Ярышлар туктап торган арада балалар шигырьләр сөйләде, җырлады. Бәйрәм ахырында Батыр бүләкләр: уенчыклар, блокнотлар, ручкалар, китаплар өләште.

Бәйрәм бик шәп килеп чыкты. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Бу күңелле Сабантуй балаларның хәтерендә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев