Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

“РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ-2013” ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЧЕМПИОНАТЫН УЗДЫРУ ТУРЫНДА ПОЛОЖЕНИЕ

I. Максатлар һәм бурычлар - спорт-масса чараларын популярлаштыру, - дуслык элемтәләрен ныгыту, - спорт осталыгын арттыру. II. Уздыру вакыты һәм урыны Ярышлар 2013 елның 10 февралендә Биектау станциясе стадионында булачак. Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. III. Ярышларда катнашучылар һәм программа Ярышларда катнашуга түбәндәге яшь төркемнәрендә барлык теләүчеләр...

I. Максатлар һәм бурычлар
- спорт-масса чараларын популярлаштыру,
- дуслык элемтәләрен ныгыту,
- спорт осталыгын арттыру.
II. Уздыру вакыты һәм урыны
Ярышлар 2013 елның 10 февралендә Биектау станциясе стадионында булачак.
Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
III. Ярышларда катнашучылар һәм программа
Ярышларда катнашуга түбәндәге яшь төркемнәрендә барлык теләүчеләр кертелә: ир-атлар - 20, 30, 40, 50, 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк - 3 км; хатын-кызлар - 25, 35, 45, 55 яшькә кадәр һәм 55 яшьтән өлкәнрәк - 2 км.
VIP-ярыш - оешмаларның, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм мәктәп директорлары арасында.
Районның белем бирү учреждениеләре укучылары - 1 нчедән 11 нчесыйныфка кадәр һәр сыйныфтан 1 малай һәм 1 кыз (катнашучылар саны чикләнмәгән).
IV. Ярышларны уздыру белән җитәкчелек итү
Әзерлек һәм уздыру белән гомуми җитәкчелек итү Биектау муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан башкарыла. Турыдан-туры уздыру баш судьялар коллегиясенә йөкләнә
V. Бүләкләү
Спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар тиешле дәрәҗә дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәләр.
VI. Гаризалар
Гаризалар тиешле формада, табиб һәм җитәкче имзасы белән ярышка килү көнендә судьялар коллегиясенә тапшырыла.
Әлеге Положение ярышларга рәсми чакыру булып тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев