Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Россия беренчелегендә биектаулылар да катнашачак

4 – 7 ноябрь көннәрендә Казанда шашка буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар узды.

Гадәттәгечә, мондый ярышлар Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча олимпия резервына кергән  республика спорт мәктәбендә уза. Турнирда 8, 10, 13 һәм  16 яшьлек спортчылар катнашты. Ярышларга Балтач, Биектау, Саба, Тәтеш районнарыннан һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән барлыгы 110 шашкачы килгән иде. Әлеге турнир Бөтенроссия ярышларына әзерлек буларак уздырылды. Иң яхшы дип табылган спортчылар Россия күләмендә уздырыла торган интеллектуаль уенда катнашачак.

Биектау районы спортчылары, гадәттәгечә, мондый турнирларда аеруча активлык күрсәтә. Команда составында Павел Девин, Камил Мияссаров, Камилла Мифтахова, Ислам Ваһапов, Камил Хәкимов, Кәрим Рәхимуллин, Аня Романова һәм  Әдилә  Ваһапова бар иде. Павел Девин 13 яшьлекләр арасында беренче урынга лаек булды. Ә Кәрим Рәхимуллин 8 яшьлекләр арасында икенче урынны яулады. Кызлар да егетләрдән калышмады Анна Романова 10 яшьлек көндәшләре арасында мактаулы өченче урынга чыкты. Әдилә  Ваһапова да 8 яшьлекләр арасында өченче урынны яулады. Биектау командасында уйнаган һәр спортчы призлы урыннарга лаек иде. Әмма моңаерга кирәкми, чөнки шахмат, шашка ярышлары даими рәвештә уздырылып килә. Алда яшь спортчыларны бик күп җиңүләр көтә. Алар белән тәҗрибәле тренер Павел Иванов шөгыльләнә. Турнирда җиңүчеләр тиздән Россия чемпионатында катнашачак. Аларга уңышлар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев