Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

ҺӘРКЕМ ЛИДЕРЛЫККА ОМТЫЛДЫ

Спорт соңгы елларда тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Моңа 2013 елда Казанда узачак Универсиада, 2014 елда Сочида булачак Олимпиада көчле этәргеч бирде. Универсиаданы каршылап, башкалабыз көннән-көн матурлана, купшылана бара, ләкин тышкы матурлык белән генә җиңү яулап булмаганын, ә ныклы әзерлек кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Бу яктан Биектау районы да башкаладан калышмаска...

Спорт соңгы елларда тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Моңа 2013 елда Казанда узачак Универсиада, 2014 елда Сочида булачак Олимпиада көчле этәргеч бирде.
Универсиаданы каршылап, башкалабыз көннән-көн матурлана, купшылана бара, ләкин тышкы матурлык белән генә җиңү яулап булмаганын, ә ныклы әзерлек кирәклеген барыбыз да аңлыйбыз. Бу яктан Биектау районы да башкаладан калышмаска тырыша. Спортның барлык төрләре буенча да ярышлар киң колач җәя. Бер көнне татарча көрәш турниры гөрләсә, икенче көнне КЭСТ- БАСКЕТ, өченче көнне Россия күләмендә "Чаңгы юлы" массакүләм чарасы. Быел ул чын мәгънә-сендә халык бәйрәменә әйләнде, Сабантуйны хәтерләтте. Биектауның 3 нче мәктәбе коллекти вы самоварлы кайнар чәйләре, бәлешләре, шашлыклары белән бәйрәм кунакларын сыйлады.
2012-13 нче елда мәктәп балалары арасында Спартакиада, "Район башлыгы Олимпиадасы" старт алган булса, быел укытучылар Спартакиадасы, мәктәпкәчә учреждениеләр Спартакиадасы, муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада ярышлары башланып китте. Берсе дә артта калырга, сынатырга теләми. Әйе, биектаулылар сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар.
Шушы көннәрдә Биектауның 1 нче мәктәбендә укытучыларның кышкы Спартакиадасы булып узды. Моннан дистә еллар элек уздырылып килгән мәгариф хезмәткәрләренең "Аргамак" ярышлары кире әйләнеп кайтты дияргә була. Спартакиадада районның өч зонасы - Биектау, Бөреле, Дөбъяздан 3 җыелма команда катнашты.
Һәр зонада да укытучылар бик теләп актив катнаштылар. Тик шунысын да әйтеп узарга кирәк: катнашучыларның күпчелеге урта һәм өлкән буын укытучылары иде. Бу бер яктан, берсүзсез, уңай күренеш, ә икенче яктан сорау туа: кайда соң безнең яшьләр? Киләчәктә өлкән буын укытучыларыбыз эстафетаны кемгә тапшырыр?
Укытучылар Спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасы, тимераякта шуу, өстәл теннисы, шахмат уеннары, турникта тартылу, идәннән кулларда күтәрелү, дартс, аркан тартышу кебек ярышларда үзләрен сынап карадылар. Ярышлар уен-көлкеле, дустанә атмосферада барды. Соңгы нәтиҗәләр буенча Бөреле зонасы - 1 нче, Биектау - 2 нче, Дөбъяз зонасы 3 нче урынны алды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылганнан соң, дусларча очрашу чәй табыны артында тәмамланды. Дөресрәге ярыш әле тәмамланмады, ул дәвам итә. Район җиңүчеләре 21 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә узган Республика Спартакиадасына бардылар. Ямәширмә мәктә-беннән М.А.Гәләветдинов, Л.Р.Зиннәтуллин, И.И.Кәлимуллина, Л.Г.Сафиуллин; Бөреледән М.П.Романов, О.Е.Иванова, В.М.Понебратов; Битаман мәктәбеннән Р.А. Хизбуллин, Ф.Р.Баһавиева; Мүлмә мәктәбеннән Э.С.Сафина, Д.Р.Салихҗанов, Р.Р.Гарафиев; Коркачык мәктәбеннән Л.Х.Гыйлаҗева, Р.Р.Әхмәтсафина; Биектауның 2 нче мәктәбеннән Ф.Ф. Абдрахманов, Г.В.Смолова; Усад мәктәбеннән Г.А.Мифтахова; Әлдермештән Т.С.Сабиров; Дөбъяздан А.А. Петрянкина; Суыксудан Р.Н. Миннуллин; Чыпчык мәктәбеннән А.Н.Шәйдуллин; Мәмдәлдән Ф.М.Абдуллина тырышып шул ярышларга әзерләнде-ләр. Без Биектау җыелма командасына район мәгариф бүлеге исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга алдагы сынауларда уңышлар телибез.
Рәсемдә: Спартакиадада катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев