Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Рингта – яңа җиңүләр

Яңа ел алдыннан боксчыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 22-26 декабрьдә Казан шәһәрендә хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Бу хакта балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Татьяна ГОБӘЕВА сөйләде: - Спорт мастерлыгына кандидат, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Дарья Осипова бик шәп чыгыш ясады. 46 килограммлы үлчәү категориясендә ул җиңү яулады һәм 1...

Яңа ел алдыннан боксчыларыбыз яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. 22-26 декабрьдә Казан шәһәрендә хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Бу хакта балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Татьяна ГОБӘЕВА сөйләде:

- Спорт мастерлыгына кандидат, балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Дарья Осипова бик шәп чыгыш ясады. 46 килограммлы үлчәү категориясендә ул җиңү яулады һәм 1 нче мактаулы урынны алды. 48 килограмм авырлыктагы кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә Әдилә Сираҗиева көмеш призер булды.

Казанда СССРның атказанган тренеры Виктор Краснов истәлегенә бокс буенча IV Республика турниры уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең район исеменнән балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән алты кеше катнашты. Беренче урыннарда Азат Хәйретдинов (75 кг), Имир Габидуллин (36 кг), Илнар Сираҗиев (36 кг). Финал көрәшендә беразга гына калышып, Наил Хәкимов (54 кг), Виталий Камелевский (64 кг), Илдар Гыйззәтуллин (46 кг) икенчеләр булдылар.

Спортта очраклы уңышлар булмый. Яхшы күрсәткечләргә тырыш хезмәт - күнегүләр, тәртип, спорт рухы һәм нык холык бәрабәренә генә ирешергә мөмкин. Спорт белән шөгыльләнүнең лаеклы гамәл булуын аңлау-белү бик мөһим.
Кызлар һәм егетләрне җиңү белән котлыйбыз! Яңа елда сәламәтлек, спорт үрләрен яулаганда уңышлар, ә тренерларга тырыш спортчылар һәм яраткан хезмәтләренә тугры булып калуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев