Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Республика көрәшчеләре Биектауга килә

"Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Биектау районында була. Республикакүләм бу турнир беренче тапкыр ярты гасыр элек оештырылган иде. Быелгы 52 нче турнирга көрәшчеләр 12-14 февральдә җыелачак. Республика баһадирлары аңа җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир...

"Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры быел Биектау районында була. Республикакүләм бу турнир беренче тапкыр ярты гасыр элек оештырылган иде. Быелгы 52 нче турнирга көрәшчеләр 12-14 февральдә җыелачак.

Республика баһадирлары аңа җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир үз тарихы, матур традицияләре булган дәрәҗәле бәйгеләрдән санала. Аның башында милли көрәш федерациясе җитәкчесе - Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тора.

Биектау 2015 нче елгы турнир урыны итеп юкка гына сайланмаган. Соңгы елларда безнең районда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. "Биектау" спорт комплексы, Боз сарае кебек менә дигән спорт объектлары төзелде. Биектау спортчылары зона, республика, гомумроссия ярышларында призлы урыннарны еш яулый, чемпионнар саны арта. Хәзерге вакытта районда кө-рәшчеләр турнирына әзерлек бара. Спортчылар үзләренең бөтен мөмкинлекләрен куллана алсын өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылачак.

- Бу турнирның бездә үтүе - район өчен бик зур дәрәҗә. Анда җиңгән кеше дөнья чемпионына тиң санала, - ди район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Былтыр Әлмәттә узган турнирда 500ләп көрәшче катнашкан иде. Биектаулылар анда үзләренең көчле һәм перспективалы команда икәнлекләрен күрсәтте. Быел да Балтач, Әлмәт, Теләче, Чаллыдан җитди көндәшләр киләчәк.

Безнең район данын һәрвакыттагыча көрәшче Нәфис Миңнебаев яклый. Ул - милли көрәш буенча ТР спорт мастеры, 2009-2010, 2012 нче елларда Россия чемпионы, 2009-2010, 2012 нче елларда милли көрәш буенча Татарстан чемпионы, Россиянең билбаулы көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган татар-башкорт милли көрәше буенча дүрт тапкыр чемпион булган кеше, герой-шагыйрь Муса Җәлил призына 2013 елда узган турнир җиңү-чесе, Казанда узган XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы чемпионы.

Нәфис Миңнебаев - яшь, энергияле, көчле һәм батыр ир-егет. Ул Яңа Чишмә районының Чаллы авылында туган, шунда спортка беренче адымнарын ясаган. Казанда Нәфис Миңнебаев уку белән беррәттән, алны-ялны белмичә, көрәш келәмендә дә шөгыльләнгән. Хәзер ул районда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли.

Районның җыелма командасы дәрәҗәле спорт ареналарында үзләрен лаеклы көндәшләр итеп күрсәткән иң яхшы көрәшчеләрдән торачак. Алар - көрәш буенча спорт мастерлары Нәфис Миңнебаев (60 кг авырлык категориясендә), Алмаз Хәмидуллин (75 кг), Айнур Нәҗмиев (80 кг), Самат Әхмәтҗанов һәм Айнур Шәйдуллин (85 кг), Марат Хуҗиев (90 кг), Ленар Шәяхмәтов (100 кг), Радик Фәйзуллин (130 кг), Илдар Абасов һәм Рәмис Хәйруллин (130 килодан артык). Титулларга һәм җиңүләргә ия булсалар да, алар үз-үзләрен камилләште-рүдән туктамый. Тренировкасыз үткән бер генә көн дә бәйге вакытында үзен тискәре яктан сиздерергә мөмкин бит. Шуңа күрә турнирга аз гына вакыт калган бу көннәрдә алар үзләрен тулысынча ярышка әзерләнүгә багышлый.

Безнең район көрәшчеләренең җиңүгә омтылышы зур. Муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, үзе дә көрәшче буларак, турнирга районның әзерлеген генә түгел, спортчыларны да күз уңыннан ычкындырмый. Ул көрәшчеләрнең "Биектау" спорт комплексында бара торган тренировкаларына даими йөри, әзерлек барышы белән кызыксына, спортчыларны мораль яктан да, матди яктан да рухландыра. Турнир нәтиҗәләре буенча команда иң яхшылар бишлегенә керә алса, спортчыларны премияләр көтә. Спорт ярышларында җиңүчеләрне район күләмендәге чараларда хөрмәтләү инде традициягә әверелде.

Турнирга кадәр бер атна чамасы вакыт калды. Көрәшчеләребезнең уңышлы чыгыш ясауларын теләп торабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев