Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Район ДОСААФы белән горурланырга хакыбыз бар

Узган атнада Казанда Татарстанның ДОСААФ (Армиягә, авиациягә, флотка ирекле ярдәм җәмгыяте -Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту) тирында кече калибрлы мылтыктан ату буенча республика ярышлары үтте. Ул Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Ярышларда республиканың 38 районыннан хәрби хезмәткә әзерләнүче югары сыйныф укучылары...

Узган атнада Казанда Татарстанның ДОСААФ (Армиягә, авиациягә, флотка ирекле ярдәм җәмгыяте -Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту) тирында кече калибрлы мылтыктан ату буенча республика ярышлары үтте.

Ул Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Ярышларда республиканың 38 районыннан хәрби хезмәткә әзерләнүче югары сыйныф укучылары катнашты. Әлеге чарада Биектау районы ДОСААФ оешмасы әгъзаларына тиңнәр булмады. Алар ярышларда абсолют җиңүгә ирештеләр. Раил Гатауллин, Алсу Зайнагетдинова, Регина Евсеевалар гомуми команда исәбендә беренче урынны алдылар, ә шәхси исәп буенча беренче урынны Рәзинә Галимуллина яулады.
Биектау ДОСААФ коллективы бүгенге составта әле бер генә ел эшли. Кыска гына вакыт эчендә оешма бихисап уңай үзгәрешләр кичерде. Бинага капиталь ремонт үткәрелде, җиһазлар, макетлар, стена мәгълүматлары һәм уку әсбаплары яңартылды, өр-яңа компьютерлар урнаштырылды. Тиздән районда ДОСААФ каршында төзелгән беренче ату тиры ачылачак. Тир бинасы җитәрлек күләмдә яктыртыла, ул заман таләбенә җавап бирә торган махсус җайланмалар, мишень корылмалары белән җиһазландырылган. Бу уңайдан район ДОСААФы җитәкчелегенең төп максаты - корал белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауны тәэмин итү, әлеге мавыктыргыч спорт төре белән шөгыльләнүгә тагын да күбрәк яшьләрне җәлеп итүдән гыйбарәт. Халык телендә, мылтыктан ату спорты - ул бары тик көчле рухлы кешеләр өчен генә, дигән язылмаган закон йөри. Бу чынлап та шулай. Әмма ДОСААФ тиры ишекләре теләгән һәр кеше өчен ачык булачак. Монда үзеңнең көчеңне сынап карарга, осталыгыңны чарларга, башкаларның атканын күзәтергә һәм, гомумән, ял итәргә була.
Район ДОСААФы узган елда машина йөртергә өйрәтү буенча да күркәм нәтиҗәләргә иреште. Барлыгы 262 кеше автомобиль, трактор, мотоцикл йөртү хокукын алдылар. Тәҗрибәле укытучылар һәм инструкторлар, заманча тренажерлар - барысы да теләгән кешегә төпле белем алырга ярдәм итүче факторлар булып тора. Районның 1, 2 санлы мәктәпләрендә, Әлдермеш, Дөбъяз авылы мәктәпләрендә 10-11 сыйныф укучыларын машина йөртүгә, юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча махсус класслар эшли. Район ДОСААФы спорт төрләре буенча массакүләм ярышлар оештыра, яшьләр белән эшләүче белгечләр мәктәпләрдә профилактик лекцияләр һәм әңгәмәләр алып баралар. Районның армиягә, авиациягә, флотка ирекле ярдәм җәмгыяте бүген үзенең тарихи исемен тулысы белән аклый, дисәң дә һич арттыру булмас. Чөнки ДОСААФ бүген, Советлар Союзы вакытындагыча, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә, хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә әйдәп баручы оешмаларның берсенә әверелде.
Биектау районының ДОСААФы белән тәҗрибәле, таләпчән шәхес Ринат Алиев җитәкчелек итә. Ул ирешкәннәрдә туктап калырга җыенмый, һәрвакыт уку-укыту базасын яхшыртуның, белем бирүнең яңа ысулларын эзли, укытуның сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Яшьләрне спортка җәлеп итеп, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү, аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча армый-талмый хезмәт итә.
Мәдинә Зарипова, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев