Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Осталыкка юл салу

22-24 мартта Саба районының Лесхоз поселогында РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XI нче традицион бөтенроссия турниры булды. Анда 1994 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар чакырылды. Ярышларда республиканың 23 авыл районыннан 130 катнашучы килде. Безнең район командасы өчен 2...

22-24 мартта Саба районының Лесхоз поселогында РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Н.М.Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XI нче традицион бөтенроссия турниры булды.

Анда 1994 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар чакырылды. Ярышларда республиканың 23 авыл
районыннан 130 катнашучы килде. Безнең район командасы өчен 2 нче Биектау мәктәбе укучысы Руслан Әхмәтханов чыгыш ясады. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә нибары өченче ел шөгыльләнсә дә, ул районның җыелма командасына керә алды. Руслан 63 катнашучы арасында 23 нче урынны яулады. Чираттагы тапкыр җиңү өчен Адилә Камалова күп көч һәм тырышлык куйды. Ул үзенең җаваплылыгын бик яхшы тойды, команданы уңайсыз хәлгә калдырмыйча, 17 нче урынга лаек булды.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Михаил Миндрюков чираттагы тапкыр спорт югарылыгында булды, барлык очрашуларны ул лаеклы узды. Аның барлык көндәшләре дә бик көчле иде. Үзенең бүгенге җиңүенә Миша озаклап һәм максатчан төстә иреште. Өч ел буе ул олимпия резервы укучысы Никита Шутраевны ота алмады, менә, ниһаять, хыялы чынга ашты. Менә бу җиңү! Менә бу көрәш! Бары финалда гына Михаил Европа беренчелеге призеры, Байлар Сабасы спортчысы Саади Исмаиловка юл куйды. Нәтиҗәдә ул бронза медаль алды, бу безнең командага 9 нчы урынны яуларга мөмкинлек бирде. Ә Михаил Миндрюков үзе бу көнне олимпия резервы училищесына юллама алды. Беренче тапкыр бу турнирда ул 2007 елда чыгыш ясаган иде һәм аны ул вакытта ук ярышларны оештыручылар күреп алды - ул иң яшь катнашучы буларак бүләкләнде.

Турнир бик яхшы оештырылган иде. Яхшы мөгамәлә, гадел хөкем, милли кунакчыллык - болар барысы да балаларны җиңүгә рухландырды. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар һәм «Татфондбанк»тан акчалата сертификатлар бирелде.

Бу балалар барысы да балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ирина Владимировна Миндрюковада шөгыльләнәләр. Мин: «Ни өчен ярышларга игълан ителгән яшьтән яшьрәк балалар чыгарылды», - дип сорадым. Ул тәвәккәл һәм ышанычлы төстә җавап бирде: «Бу зур бөтенроссия турнирына җитди репетиция һәм әзерлек иде, ул Казанда апрель аенда узачак».

Алда яшь спортчыларны күп эшләр көтә. Хәтта каникулларда да ял итәргә һәм ялкауланып ятарга вакыт юк, чөнки җиңүләр шулай гына бирелә. Шулай гына яхшы һәм бөек спортчы булып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев